Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Кече Чирмешән, Салкын Чишмә исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл Богоявленская Горка (хәзер Горка) бистәсендәге Богоявление чиркәве приходына карый. ХХ йөз башында авылның унбишләп кешесе мәҗүси була.

1896 елда авыл җәмәгате акчасына аерым бинада укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла. 1904 елда махсус бина һәм укытучы өчен йорт төзелә, 17 ир бала, 2 кыз бала укый. Укыту чуаш телендә алып барыла.

ХХ йөз башында авылда җил тегермәне, йон тетү остаханәсе, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1210 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Майна авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Канаш» колхозы оештырыла, 1957 елда эреләндерелгән «Победа» колхозына керә, 1987 елда аннан «Рассвет» колхозы бүленеп чыга (2003 елга кадәр эшли).

Халкы күбесенчә «Сөт иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1967 елда яңа мәктәп бинасы төзелә, 1985 елда – сигезьеллык, 1987 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1999 елда мәктәп өчен ике катлы типик бина төзелә. 1980 елда – балалар бакчасы, 2000 елда мәдәният йорты ачыла.

Авылда мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар.

2005 елда Сергий Радонежский хөрмәтенә гыйбадәт йорты ачыла.

1984 елда мәдәният йорты каршында «Шусем» ансамбле оештырыла (нигез салучысы һәм беренче җитәкчесе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Л.П.Никифорова; 1993 елда коллективка «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелә).

Авыл янында буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чоры 3 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 69 ир заты;
1859 елда – 364,
1897 елда – 655,
1908 елда – 786,
1920 елда – 821,
1926 елда – 599,
1938 елда – 625,
1949 һәм 1958 елларда – 612,
1970 елда – 757,
1979 елда – 681,
1989 елда – 538,
2002 елда – 535,
2010 елда – 516,
2015 елда – 513 кеше (чуашлар).