Эчтәлек

Атама, җирләү йоласы үзенчәлекләре буенча, каберләрне буралы итеп ясау сәбәпле бирелә.

Беренче тапкыр ХХ йөз башында В.А.Городцов тарафыннан тасвирлана. Буралы курган культурасы истәлекләре 1960–1990 елларда А.Х.Халиков, Е.П.Казаков, Г.Т.Обыденнова, П.Н.Старостин һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Татарстан территориясендә 500 дән артык Буралы курган культурасы истәлекләре табылган, алар, башлыча, Чулман аръягында һәм Идел алдының көньягында (шул исәптән Актаныш районының Такталачык авылы, Чаллы шәһәре, элекке Түбән Мәрҗән авылы янындагы каберлекләр) урнашкан.

Буралы курган культурасы истәлекләре торулыклардан, каберлекләрдән һ.б.дан гыйбарәт.

Буралы курган культурасы халкы җиргә казып салынган нигезгә корылган агач йортларда яшәгән, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, атлар, мөгезле эре һәм вак терлек үрчеткән.

Балчыктан ясалган савыт-саба өслегендәге пиктографик уелма тамгалардан күренгәнчә, Буралы курган культурасы кабиләләренең иң гади дәрәҗәдәге язу белән таныш булулары ихтимал.

Аларда бронзадан һәм таштан төрле әйберләр ясау үсеш алган (балталар, хәнҗәр, сөңге һәм ук очлыклары, бизәнү әйберләре һ.б. табыла). Балчык савыт-саба: чүлмәкләр һәм банкалар рәвешендәге, тарак теше сыман, сызыкча һәм төрткеле бизәкләр төшерелгән, кулдан әвәләнгән яссы төпле савытлар.

Каберләр өстенә курганнар өелгән. Мәетне, башын төньякка юнәлдереп, махсус бура эченә бөгәрләнгән килеш сул ягы белән урнаштырганнар. Терсәктән бөгелгән кулларының бармаклары йөзенә каратып куелган, янында бер яки берничә савыт урын алган.

Фараз ителүенчә, Буралы курган культурасы һинд-европа (һинд-иран) кабиләләре тарафыннан калдырылган.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.

Обыденнов М.Ф., Обыденнова Г.Т. Северовосточная периферия срубной культурно-исторической общности. Самара, 1991.

Казаков Е.П. Набережно-Челнинский могильник // Отчёт Нижнекамской археологической экспедиции. М., 1972. Вып. 1.

Очерки по археологии Татарстана. Казань, 2001.

Автор – Е.П.Казаков