1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Башкортстан Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Актаныш авылы.

Мәйданы — 2037,8 кв.км.

Халкы 2017 елда — 30575 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 96,6%, марилар — 1,7%).

Район 87 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 10 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел җирлектә алтын, шундый ук тасма белән бәйләнгән көлтә; киң өске, тәңкәсыман көмеш тасма белән каймаланган сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) өлештә ике ягында күтәрелгән канатларын җәеп аңа каршы очучы көмеш акчарлаклар урнаштырылган, эченнән чыккан нурлары киңәеп киткән күтәрелеп килүче яктыртучы кояш».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тәңкәсыман бөгелгән сызыклар белән өч — күк (тукыма киңлегенең 5/16 өлеше киңлегендә), ак (тукыма киңлегенең 1/9 өлеше киңлегендә) һәм яшел буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма; күк буйда — ике акчарлак арасында сары кояш, яшел буйда сары башаклар көлтәсе сурәтләнгән».

Символика нигезләмәсе

Актаныш районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең географик һәм икътисади үзенчәлекләрен тасвирлый. Чыгып килүче кояш районның урнашкан җиренә ишарә: ул Татарстан Республикасының көнчыгыш чигендә, җирле халык туачак көнне беренче булып каршылый. Кояш — традицион рәвештә озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөю символы. Пар акчарлак һәм көмеш төсендәге дулкынлы буй су ресурсларының аерым әһәмияткә ия булуы турында сөйли: район чикләренең байтак өлеше Агыйдел, Ык, Сөн елгалары буйлап, Түбән Кама сусаклагычы аша уза. Көмеш — сафлык, камиллек, тынычлык һәм аңлашып яшәү билгесе.

Район икътисадының нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы җитештерүе гербта унике башаклы көлтә сурәтендә чагыла. Төбәктә бөртекле һәм техник культуралар игү белән беррәттән, аларны эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Унике башак, аллегорик рәвештә, унике айны — еллык авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә. Башаклар шулай ук бер район территориясенә берләшкән оруглар санын белдерә. Көлтә традицион рәвештә уңдырышлылык, дуслык, максатлар уртаклыгы, ныклыкны чагылдыра. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, абруй; яшел — сәламәтлек, табигать, үсеш; сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухи байлык символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү); Э.Фәттахов һәм Ф.Камаев (Актаныш) катнашында.