Тарихы

Авылга Императрица Анна Иоанновнаның отставкага чыккан солдатларга җир бүлеп бирү турындагы 1736 елгы фәрманы нигезендә XVIII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявление Горка бистәсе исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (шул исәптән игенче солдатлар) һәм икътисади (элекке монастырь) крәстияннәре катлавына керә.

1866–1867 елларда приход кешеләре акчасына бер престоллы агач Богоявление чиркәве төзелә (1936 елда яна).

1872 елда рухани П.Н.Покровский 40 ир балага исәпләнгән чиркәү-приход мәктәбе ача, Покровскийны башка авылга күчергәч, мәктәп үз эшчәнлеген туктата.

1884 елда приход рухание П.Н.Орлов яңа чиркәү-приход мәктәбе ача, ул крәстиян өендә урнаша. Руханидан тыш, мәктәптә укытучы эшли, 40 ка якын ир бала һәм 20 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда земство хастаханәсе, су һәм 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2585 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Майна авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1955 елдан «Победа» колхозы составында, 1993 елда авылда «Красная Горка» колхозы оештырыла (1998–2002 елларда авыл хуҗалыгы кооперативы).

Халкы күбесенчә «Сөт иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авылда клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында 18 археология истәлеге табыла: Горка курганнары, IX–XIII йөзләр Горка һәм XIII йөз Балынгуз (Горка II ) Болгар шәһәрлекләре. Аларда табылган мөселман зираты калдыклары арасында 5 кабер ташы һәм төрбә хәрабәләре сакланган.

Халык саны

1859 елда – 700,
1897 елда – 1285,
1908 елда – 1345,
1926 елда – 1095,
1938 елда – 743,
1949 елда – 475,
1958 елда – 399,
1970 елда – 328,
1979 елда – 241,
1989 елда – 158,
2002 елда – 196,
2010 елда – 146,
2015 елда – 136 кеше (руслар).