Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (совет хакимияте чорында сүтелә, аның урынында башлангыч мәктәп, клуб төзелә), 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 756 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Кече Мәми авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1931 елда Ворошилов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1958 елда – берләштерелгән М.Җәлил исемендәге колхоз (Малалла, Кече Мәми авыллары), 1989 елда “Рассвет” колхозы составына керә. 1993 елдан – “Рассвет” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2012 елдан – “Заволжье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (1989 елда яңа бина төзелә).

Авылда клуб (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә (клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Ярдәм” мәчете бар.

Халык саны

1782 елда – 53 ир-ат;
1859 елда – 277,
1897 елда – 684,
1908 елда – 761,
1920 елда – 782,
1926 елда – 717,
1938 елда – 747,
1949 елда – 502,
1958 елда – 513,
1970 елда – 465,
1979 елда – 349,
1989 елда – 191,
2002 елда – 180,
2010 елда – 164,
2017 елда – 149 кеше (татарлар).