Биографиясе

1931 елның 4 декабрендә Мари АССРның Куженер районы Шенжа авылында туган.

1954 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, лаклар һәм буяулар технологиясе кафедрасы мөдире (1972–1996), технология факультеты деканы (1973–1993).

Хезмәтләре органик химиягә карый. Н.В.Светлаков чикле углеводородларны, галогеналкилларны һәм аларның чыгарылмаларын нитроксиллау реакцияләрен, азот кислотасы эфирларының яңа реакцияләрен эшли.

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реакция нитролиза органических галогенидов // Журн. орган. химии. 1971. Т. 7, вып. 6 (автордаш).

Реакция алканов со смесью азотной кислоты и уксусного ангидрида // Журн. орган. химии. 1998. Т. 34, вып. 8 (автордаш).