- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда, Чистай шәһәреннән 19 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар). Бу чорда аларнаң төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Мәхәллә 1835 елда оештырыла, 1890 елда яңа мәчет төзелә, 1921 елда яна, 1927 елда торгызыла (1939 елда ябыла, бинасында клуб, склад урнаша).
XX йөз башында мәдрәсә, җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1579 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Татар Сарсазы авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Динамо» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Корбанов). 1958 елдан авылда – «Каргалинский» (үзәк утары – Каргалы авылы), 1965 елдан – «Ромашкинский» (1974 елдан авылда үзәк утар урнаша, хуҗалыкка шулай ук Исләй, хәзер инде юкка чыккан Сельцо авылы һәм Уракчы керә) совхозлары эшли, 1997 елдан – «Ромашкинский» дәүләт унитар предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге ачык акционерлык җәмгыяте, 2005 елдан – «Сарсаз» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан «Чистай Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары, ветеринария пункты эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1973 елда зур дуңгызчылык комплексы төзелә; 1981–1995 елларда дуңгызларның баш саны 19–22 меңгә җитә.
1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1986 елда – урта (яңа бина төзелә), 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1986 елда мәктәп каршында Р.З.Хәйретдинова тарафыннан төбәкне өйрәнү музее оештырыла).
Авылда мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә (1933 елда уку өе буларак эшли башлый), балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында үзешчән «Театр сөючеләр» театр коллективы (1980 елдан, 2017 елдан – халык театры, җитәкчесе – Л.А.Габитова) эшли.
М.Х.Әхмәтшина (1955 елда туган) – язучы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
М.Х.Гайфуллина (1955 елда туган) – Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды директоры, РФнең сәламәтлек саклау отличнигы.
1782 елда – 61 ир-ат;
1859 елда – 745,
1897 елда – 904,
1908 елда – 1058,
1920 елда – 1159,
1926 елда – 944,
1938 елда – 782,
1949 елда – 498,
1958 елда – 511,
1970 елда – 444,
1979 елда – 315,
1989 елда – 481,
2002 елда – 538,
2010 елда – 469,
2021 елда – 425 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.