Авылга XVII йөзнең беренче яртысына кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында  мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 894,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Урта Балтай авыл җирлеге составына керә.

1929 елдан – Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы артеленә, 1936 елдан – “Игенче” колхозы, 1959 елдан – Крупская исемендәге колхоз, 1993 елдан “Балтай” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1998 елдан – “Ирек” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан “Свияга”  авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, мәчет (1991 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – I һәм II Югары Балтай торулыклары (безнең эрага кадәр V–I йөзләр) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Ә.Әһлиуллин (1924–2000) – РСФСРның атказанган юристы, ТАССРның Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе (1965–1984 елларда);

И.К.Сафин (1962 елда туган) – җырчы, ТР халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 508,
1897 елда – 789,
1926 елда – 618,
1938 елда – 565,
1949 елда – 514,
1958 елда – 382,
1970 елда – 404,
1979 елда – 359,
1989 елда – 299,
2002 елда – 264,
2010 елда – 197,
2015 елда – 213 кеше (татарлар).