6,5 меңгә якын төре билгеле, киң таралган; РФ – 1000гә якын төр, Татарстан территориясендә – 100 дән артык төр.

Озынлыгы 0,1-0,5 мм. Туфракта, кайберләре үсемлекләрдә яши. Үзенчәлекле билгесе – олы бөҗәкләрнең каты кабыклы булуы (исеме шуннан) һәм трахеялы сулау. Башка талпаннардан аермалы буларак, каты кабыклы талпаннар, туфрак кипкәннән соң да, шактый озак вакыт тере кала. Моның белән аларның киң таралуы һәм күпсанлы булуы аңлатыла. Личинка һәм нимфаларында трахея һәм каты кабык юк, шунлыктан алар дымлы һавада һәм субстратның калын катламында яшәргә мәҗбүр. Мул микрофлоралы чери торган үсемлек калдыклары белән туклана, шул сәбәпле туфрак барлыкка килү процессында, аларның әһәмияте зур.

Күп кенә төрләре – йорт һәм кыргый хайваннары гельминтларының арадаш хуҗалары.

Кайберләре агачларны зарарлаучы фитопатоген микроорганизмнарны һәм гөмбәләрне (гөмбә авыруларын) таратучылар.