Плещинский И.Н. Казан урамы. 1924

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1892 елның 28 апреле, Минск губернасы, Борисов өязе Докшицы шәһәре – 1961 елның 6 феврале, Украина ССР, Киев шәһәре.

Сынлы сәнгатьтәге беренче күнекмәләрен Минскта рәссам Я.М.Кругердан ала. Сәнгать академиясе каршындагы Сәнгать әсәрләренә кызыксындыру җәмгыяте мәктәбенең И.Я.Билибин, А.А.Рылов, Н.И.Рерих остаханәләрендә шөгыльләнә.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, әсирлектә (Германия) офорт һәм литография техникасын үзләштерә, немец экспрессионизмы сәнгате белән мавыга. 1918 елда Минскка кайта, гимназиядә укыта.

1919 елдан Казанда яши, 1921 елда Казан дәүләт ирекле сәнгать остаханәләрен тәмамлый (кара: Казан сәнгать училищесе), 1920 елдан – литография остаханәсе, 1921 елдан графикага өйрәтү остаханәсе белән җитәкчелек итә. Н.С.Шикалов белән берлектә «Всадник» графика коллективын оештыра.

1924 елда Киевка күчә. Киев сәнгать институтында (1924–1934, 1944–1961), Киев архитектура институтында укыта (1934–1941).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1948).

Плещинский И.Н. Уракчылар. 1920

Кәгазь, карандаш, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Плещинский И.Н. Идел. 1925

Кәгазь, офорт, коры энә. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

И.Плещинскийның Казан чоры иҗаты – 1920 еллар башы графика сәнгатендәге иң якты һәм мөһим күренеш. Рәссамның мирасы төр (эстамп, плакат, китап графикасы, экслибрис) һәм жанр (шәһәр һәм табигать пейзажы, портрет, натюрморт, ялангач модель, жанрлы күренешләр, символик-аллегорик композицияләр) төрлелеге, төрле график техникаларда (классик офорт, коры энә, йомшак лак, ксилография, литография, линогравюра, акварель, карандаш, тушь) югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып тора. И.Плещинскийның иҗаты «сул» агымнар һәм революцион темалар йогынтысыннан азат (соңгысы аның заманга ияреп язылган плакатларында чагыла).

И.Плещинскийның Казан чоры графикасына тышкы тәэсирнең чынлыгына ирешү, экспрессив рәсемгә тартылу белән бергә, минимализм эстетикасыннан баш тарту, фактуралы уйлап табуга, караңгылык һәм яктылык, таплар һәм сызыклар композицияләренә һәм контрастларына омтылу хас. 1924 елдан аның чагылдыру чараларының график гадилеген һәм лирик хисләренең үтә ачыклыгын характерлаучы әсәрләре барлыкка килә. Алар арасында – «Бәрелеш» (линогравюра, 1920), «Урам» (литография, 1920), «Пианинода уйнаучы В.С.Плещинская» (йомшак лак, 1923), «Көлтә бәйләүче уракчы хатыннар» (офорт, коры энә, 1923), «Иделдә» (офорт, 1923), «Доктор Петлицкий портреты» (офорт, 1924), «Лампалы натюрморт» (офорт, коры энә, 1923), «Георгиевский урамы. Казан» (коры энә, 1923–1924), «Паркта» (акварель, 1924), «Иртәнге аш. В.С.Плещинская» (офорт, коры энә, 1925), «Кер юу» (офорт, аквапинта, 1925) әсәрләре бар.

И.Плещинский – Казан рәссам-графикларының «Всадник» коллективының иҗат һәм нәшрият эшчәнлегендә актив катнашучыларның берсе, аның нәшрият маркасы (1920), «Всадник» альманахының 1 нче чыгарылыш тышлыгы һәм шул исемдәге 1 нче күргәзмә каталогының авторы (1920), шул исемдәге ике альманахта катнаша (1920, 1921).

Өч гравюра альбомнары: «Литографияләр», «Офортлар» (икесе дә – 1920), «Автолитографияләр» (1921), Г.Тукайның П.Радимов тәрҗемәсендә «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренең тышлыклары һәм иллюстрацияләре, П.М.Дульскийның «Казан архитектурасында классицизм» (1920), З.Славянованың «Эшче-крестьян театры» китапларының тышлыклары (1921), Казан шагыйрьләренең «Сүзләр тараны» һәм В.Клюеваның «Верхарн. Тәрҗемәләр» җыентыклары тышлыкларының (икесе дә – 1921) авторы. Үзе җитәкләгән ташбасмаханә остаханәсендә басылган «Профсоюзлар – җитештерү этәргече», «Производство союзлары, производствоны үзләштерергә әзерләнегез», «Коммунизм өчен капитализм белән соңгы хәлиткеч сугышка күтәрелик» (барысы да – 1921) плакатлары да аның куллары белән ясалган.

И.Плещинскийның Киев чоры иҗатына 1920 еллар сәнгате стиленнән баш тарту һәм натурадан алган тәэсирләрне турыдан-туры рәсемгә, офортка, башлыча, камера-лирик пейзажлы жанрларга тапшыру хас.

Плещинский И.Н. Авылда иртә яз. ХХ гасыр уртасы

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Плещинский И.Н. Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятенә иллюстрация. 1921

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

«Всадник» график коллективының 1 нче күргәзмәсендә (Казан, 1920), Советск музейлар һәм борынгы һәйкәлләрне саклау бүлекчәсенең 2 нче һәм 3 нче күргәзмәләрендә (Вятка губерниясе, Советск шәһәре, 1920, 1921), «Казан, алга!» сынлы сәнгать күргәзмәсендә (Казан, 1924), 14 нче Халыкара сәнгать күргәзмәсендә (Венеция шәһәре, Италия, 1924), Бөтенсоюз полиграфия күргәзмәсендә (Мәскәү, 1927; 2 нче бүләк), «Казан плакаты» (Казан, 1929), «Рус сәнгате» (Винтертур шәһәре, Швейцария, 1929), 2 нче Халыкара гравюралар күргәзмәсендә (Филадельфия, АКШ, 1931) һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1922, 1924 (Казан), 1939 (Киев) елларда уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

И.Плещинскийның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Луганск сәнгать музеенда (Украина), шәхси тупланмаларда саклана.

Плещинский И.Н. Бакчада. 1920 еллар

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Выставка гравюр и рисунков И.Н.Плещинского: каталог. Казань, 1924.

Дульский П.М. Современные Казанские графики // Гравюра и книга. 1925. №1/2.

Ключевская Е.П. Граверное отделение Казанской художественной школы. 1896–1929 // Вопросы художественного образования. 1984. Вып. 34.

Сулф, ЛЕФ, ТатАХРР: каталог выставки произведений художников Татарии 20–30 годов. Казань, 1990.

Архумас: казанский авангард 20-х: каталог выставки. М., 2005.

Автор – Е.П.Ключевская