Эчтәлек

Гомер еллары: 1351 — 1421.

Халватийа суфичылык борадәрлеге эшен дәвам иттерүче. Идел буе төбәкләрендә киң таралыш алган дини-дидактик «Мәүлид ән-нәби» («Пәйгамбәр туган көн», 1409) поэмасы авторы.

XVIII йөздән поэма мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту әсбабы буларак файдаланыла, мәүлид кичәсен бәйрәм иткәндә кычкырып укыла.

Поэма буенча 2006 елда композитор М.Шәмсетдинова хор, солистлар, нәфис сүз осталары һәм инструменталь ансамбль өчен «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы» суфичылык ораториясен яза.

Әдәбият     

Тримингэм Дж. С. Суфийские ордены в исламе. М., 1989.