Биографиясе

1931 елның 31 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

1955 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1958–1962 елларда Ленинград технология институтында).

Хезмәтләре махсус химиягә карый. И.Ф.Садыйков тиз үтә торган процессларда характеристикалары төрле дәрәҗәдә булган энергия сыешлы каты материаллар булдыруның фәнни-техник нигезләрен эшли. Аз дебитлы нефть скважиналарының җитештерүчәнлеген күтәрү өчен экспресс-технологияләр комплексын (термик, термоимплозион, перфорацион-имплозион), шулай ук скважиналарны термогазкислоталы-имплозион ысул һәм каты ягулыкта эшли торган импульслы басымнар генераторы белән эшкәртү технологиясен тәкъдим итә.

Уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997).

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Прикладная физика взрыва. М., 1983 (автордаш).

Экспресс-технологии добычи нефти // Науч. Татарстан. 1997. № 2 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.

Специалисты по взрывчатым материалам, пиротехнике и боеприпасам: Биогр. энцикл. М., 2006.