- РУС
- ТАТ
терапевт, медицина докторы (1902), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1935)
1874 елның 16 мае, Гродно губернасы Брест-Литовск шәһәре — 1944 елның 22 октябре, Мәскәү.
1897 елда Казан университетын тәмамлагач, Сембер губернасының Буа земствосында табиб, 1898 елдан губерна земство хастаханәсендә эшли, бер үк вакытта Казан фельдшерлар мәктәбендә укыта.
1907 елдан Германия, Швецариядә командировкада.
1919 елдан Гадәттән тыш тиф белән көрәшү комиссиясе рәисе урынбасары.
1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы.
1920–1930 елларда Казан ГИДУВы директоры, бер үк вакытта 1 нче терапия кафедрасы мөдире, профессор (1922).
1925 елда Германия, Голландиядә командировкада. 1929 елда Утрехт, Амстердам шәһәрләрендә лекцияләр укый.
1930 елдан 1 нче Мәскәү медицина институтының терапия кафедрасында.
1925–1944 елларда Мәскәү Үзәк табибләр белемен күтәрү институтының терапия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре ашказаны-эчәк һәм башка эчке авырулар мәсьәләләренә карый. Лурия маляриянең әүвәлге һәм дәвамлы формалары килеп чыгышы механизмын ачыклый, беренче булып малярия авыруларын иммунобиологик принцип буенча классификацияли.
3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.
Отёчная болезнь: Клинические лекции. К., 1922;
Болезни пищевода и желудка. М.–Л., 1935;
Внутренняя картина болезней и иатрогенные заболевания. М., 1977.
Рахлин Л.И. Профессор Роман Альбертович Лурия (к 100-летию со дня рождения) // Казан. медицина журн. 1974. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.