Эчтәлек

XVI йөз ахырында нигез салына. 1795 елгы янгыннан соң, борынгы Троица һәм Сергий чиркәүләре комплексы архитектура ядкәре XVI йөз уртасы – XX йөз башының рус дини архитектура нигезен тәшкил иткән Троица ирләр монастыре (1551 елда нигезләнә, 1764 елда бетерелә) урынына күчерелгән. 1796 елда таштан хөҗрәләр корпусы һәм агачтан каралтылар төзелә. 1819–1820 елларда хөҗрәләр яңадан үзгәртеп корыла, 1820 елда ике катлы монастырь башлыгы йорты төзелә. 1879 елда, аннан көньяктарак, агачтан ике катлы хөҗрәләр корпусы салына. 1890 елларда Сергий чиркәвенең көньяк-көнчыгыш ягында кирпечтән аш өе корыла. Шул ук елларда агач биналар кирпеч белән тышлана, юлчылар өчен флигельле йорт төзелә. 1897 елда монастырь зур булмаган манаралар һәм яңа кирпеч стена белән әйләндереп алына. Гыйбадәт биналары һәм башка төр корылмалар хәзергәчә яхшы сакланган.

Борынгы Троица чиркәве 1551 елда төзелә. Ул ике яруслы, сигез почмаклы өске каты дүрт почмаклы аскы каттан күтәрелгән, сигез кыеклы түбә белән ябылган; сигез кырлы барабанга беркетелгән гөмбәз белән төгәлләнә. Алтарь өлешенең почмаклары кисеп эшләнгән. Аш өенә өсте ябулы чиркәү алды баскычы корып куелган. Чиркәүнең көньяк һәм төньяк ягында стеналарга терәп эшләнгән баскычлар бар. Алар 1819 елда моңа кадәр чиркәүне өч яктан әйләндереп алган ябык галереялар урынына төзелә. Башта чиркәү такта белән тышланмаган, агач түбәле һәм биек чатырлы була. Такта белән 1821 елда тышлана, түбәләрне калай белән 1836 елда яба башлыйлар. 1833 елда чиркәү астына кирпечтән фундамент салына. Троица чиркәвенең интерьеры бик гади. Юан бүрәнәләр эчке яктан шомартылган. Баштарак алтарь идән тигезлегендә урнаштырыла, әмма 1742 елда алтарь һәм солея бер баскыч югары күтәртелә, әйләнәсе агач рәшәткә белән корып алына. Иконостас дүрт яруслы, барокко стилендә бизәлгән. 1959 елда Троица чиркәве реставрацияләнә.

Сергий чиркәве XVI йөз ахыры – XVII йөз башында төзелә (1594 елда изгеләштерелә, диварда сакланып калган язулар шул хакта сөйли). Чиркәү ике катлы, манаралы. Диварлары ак таштан салынган. Бер баганалы аш бүлмәсе көнчыгыш ягыннан чиркәүнең һәм кушып салынган йортның апсидасыз өлеше белән тоташкан. Сергий чиркәвенең эчке өлеше декоратив бизәкле кирпечләре һәм түгәрәк барабанда зур гөмбәзле булуы белән аерылып тора. 1 нче һәм 2 нче каттагы бүлмәләр гөмбәзләр белән ябылган. Төньяк-көнбатыш ягыннан бер баганалы аш бүлмәсенә гөмбәз белән төгәлләнгән манара тоташа. Диварның эчке ягындагы баскыч чаң кагу мәйданчыгына илтә. Тагын бер эчке баскыч храм белән кушып салынган йорт арасында урнашкан. Фасадлар, нигездә, төп диварларның урнашуына карап яраклаштырылган яссы калаклар белән бизәлгән; ике кат арасындагы сырт детальләрсез, көймәләп ясалган тәрәзә йөзлекләре гади. Бинаның тышкы һәм эчке ягына төрле рәсемнәр, бизәкләр төшерелгән. Порталының уң өлешендә, диварның тышкы ягында XVII йөз башында эшләнгән «Троица» фрескасы урнашкан.

Монастырьда һәм Зөя авылының бөтен көнчыгыш өлешендә «Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы» Мәрьям Ана соборы күтәрелә, ул – төзелү вакыты буенча соңгы һәм әһәмияте ягыннан иң өстен саналган храм (1906–1913, архитектор Ф.Н.Малиновский). Псевдовизантия стилендә төзелгән. Планда үзәкләшкән бина хачны хәтерләтә. Үзәктәге шарсыман гөмбәзне зур булмаган дүрт гөмбәз әйләндереп алган. Фасадларның купшы декоратив бизәкләре күпсанлы кәрнизләр, ярымбаганалар һәм декоратив ялгаулар белән кызыл, фигуралы кирпечтән эшләнгән.

Монастырь 1929 елда ябыла, бина торак һәм учреждение итеп файдаланыла, 2000 елда гыйбадәт кылу чиркәүләре һәм корпуслар Успение ирләр монастырена тапшырыла; Троица чиркәве Казан епархиясе һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музейларының уртак кайгыртуында тора.

Әдәбият      

Покровский И.М. Свияжский второклассный Иоанно-Предтеченский монастырь и его святыни. К., 1905;

Остроумов В.П., Чумаков В.В. Свияжск. К., 1971;

Фехнер М. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978;

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999;

Православные храмы Татарстана: Альбом. К., 2000.

Автор — С.Г.Персова