1890 елның 10 феврале, Мәскәү — 1960 елның 30 мае, Переделкино.

«Тормыш — минем туганым» («Сестра моя — жизнь», 1922), «Икенче тууым» («Второе рождение», 1932), «Иртәнге поездларда» («На ранних поездах», 1943) исемле җыентыклар, «Көн аязгач» («Когда разгуляется», 1961) циклы, «Тугыз йөз бишенче ел» («Девятьсот пятый год», 1927), «Доктор Живаго» романы (Милан, 1957, СССРда 1988; Нобель бүләге, 1958, дипломы 1990 елда улына тапшырыла), повестьлар, автобиографик проза, тәрҗемәләр авторы.

Татарстанга беренче килүе хәрби хезмәт белән бәйле: 1916 елның сентябреннән 1917 елның мартына кадәр Алабуга өязенең Тихие Горы авылында (1967 елдан Менделеев шәһәренә керә) хәрби ведомство канцеляриясендә хәрби-хисап бүлегендә исәпләнә. Бу елларда Пастернак инглиз теленнән сонетлар, А.Суинбергның «Мария Стюарт» драматик трилогиясен, «Киртәләр өстеннән» («Поверх барьеров», 1917) исемле җыентыгын басмага әзерли.

1941 елның октябреннән 1943 июненә кадәр Татарстанда эвакуациядә була (күбесенчә Чистайда яши). Чистайда ул «Шәһәр» («Город»), «Кыш якынлаша» («Зима приближается»), «Киләчәк бар нәрсәгә карашларны үзгәртәчәк...» («Грядущее на всё изменит взгляд:»), «В.Д.Авдеевка» («В.К.Авдееву»), «Марина Цветаева истәлегенә» («Памяти Марины Цветаевой»), «Ашыгулы юллар» («Спешные строки») исемле шигырьләрен яза. Шул ук вакытта У.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» («Ромео и Джульетта»), «Антоний һәм Клеопатра» («Антоний и Клеопатра») трагедияләрен, Ю.Словацкий шигырьләрен тәрҗемә итә.

Әсәрләре

Собр. соч.: В 5 т. М., 1989–91.

Әдәбият  

Чистопольские зимы Бориса Пастернака. Чистополь, 2005;

Быков Д.Л. Борис Пастернак. М., 2006;

Пастернак З. Воспоминания. М., 2006.

Автор — А.Э.Скворцов