Чын исеме Габдессәлам Әбелмәних Әбелфәез угылы.

Биографиясе

1782 ел, Оренбург губернасы Каргалы бистәсе — 1833 елдан соң.

Шагыйрь Габдессәлам бине Урай оныгы.

Бохара мәдрәсәсендә белем ала. 1816–1817 елларда Бохара әмире сараенда дипломат хезмәтендә.

1816 елның  июнендә дипломатик миссия әгъзасы буларак (илчелек имамы һәм илчелек җитәкчесе Мөхәммәдйосыф бәк киңәшчесе сыйфатында) Төркиягә бара, соңрак Мисыр һәм Гарәбстанда булып кайта. Мисырда танылган җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәд Гали паша белән очраша. Хаҗ кыла, Гарәбстанның изге урыннарында була.

1817 елда Истанбулга кайта. Шул ук елда, хезмәтеннән китеп, Каргалы бистәсенә кайта һәм Оренбург Мөхәммәд дине кануннары Җыенына каршы булган абызлар хәрәкәтенә кушыла. Абызлар карашын уртаклашып, Каргалый рухани дәрәҗә алыр өчен имтиханнар бирүдән баш тарта, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. 1833 елда хаҗ кылу сылтавы белән иленнән китә.

Иҗаты

Каргалый — суфичылык әдәбияты вәкиле. Ул мөнәҗәт, сәяхәтнамә, фәлсәфә-мәхәббәт лирикасы жанрларында иҗат итә. Аскет дәрвишләр, суфи-шәехләр тормышына багышланган күпсанлы шигырьләр авторы. Шигърият белән мәдрәсәдә укыган чордан бирле шөгыльләнә. Каргалыйның безнең көннәргә килеп җиткән мирасы 2200 юл чамасы тәшкил итә. Язылган вакыты күрсәтелгән беренче «Шәфәгать, йа рәсулуллаһ!» исемле шигыре 1816 елда хаҗ кылганда, «Тәшәккер» шигыре 1817 елда Истамбулда Бохара әмире илчесе Мөхәммәдйосыф бәк үтенече белән языла.

Фаразланганча, XIX йөзнең 1 нче чирегендә «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди» (1845 тә басыла) җыентыгы иҗат ителә. Аңа оригиналь характердагы, сюжетлары Шәрекъ авторлары әт-Табариның (839–923) «Тәфсир әл-кәбир»еннән («Тулы тәфсир»), әл-Газалиның (1058/59–1111) «Мишкәт әл-әнвәр»еннән («Нур чыганагы») һ.б. алынган 10 шигъри хикәясе керә.

Аннан тыш китапта Каргалыйның Якын Көнчыгышка кылган сәяхәте турында автобиографик хикәясе, дини-этик эчтәлекле өч ода һәм элегияләре урын ала. Каргалый танылган суфичылык вәкилләренә — Басрадан мистик Хәсән Басрыйга (642–723), суфи-шагыйрь Рабига Годувига (713–801), суфиларның кадыйрия борадәрлеген оештыручы Абдел-Кадыйр Гиләнигә (1166 да вафат) мәдхия җырлый һәм аларны идеаллаштыра. Каргалый суфилар тарикате нигезендә абызларны берләштерү турында хыяллана, югары әхлаклы суфилар тормышыннан мисаллар китерә, хикәяләрен фәлсәфи-этик характердагы фикерләр белән тулыландыра, җәмгыятьтә хөкем сөргән әхлаксызлыкны тәнкыйтьли.

Тормыштан күңел кайту мотивлары, дөньядан ваз кичү идеяләре Каргалый шигъриятендә шактый урын ала; әсәрләрендә байлар һәм түрәләрнең комсызлыгы аркасында гаделлек мөмкин булмаган нәрсә булып кала. Каргалый фикеренчә, оптимистик мотивлар бары тик Аллаһ, аның кодрәте һәм изгелеге белән генә бәйле булырга мөмкин.

Каргалый иҗаты, тулаем алганда, социаль төсмергә ия түгел, аңа көндәлек-көнкүреш темалары хас. Ләкин аерым шигырьләрендә (мәсәлән, «Кибәй (Гобәйдулла) байга») шагыйрь үз ватанында аның тормыш тәҗрибәсе һәм талантының кирәге булмаганы өчен күңел төшенкелегенә бирелә. Охшаш мотивлар «Хаҗи Мөхәммәд байга» шигырендә дә очрый: шагыйрь Мөхәммәд байны наданлыкта, тәкәбберлектә, җәмгыять ихтыяҗларыннан читләшүдә гаепли; ул акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләрне санга сукмаган, иске фикерле кеше образын мыскыллы көлү аша тасвирлый. Юллама формасында язылган шигырьләре шагыйрьгә фикерләрен ачыктан-ачык белдерергә, замананың чынбарлык күренешләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә. Каргалый хәйләгә бармаска, байлыкка кызыкмаска өнди. Борынгы суфи шагыйрьләр кебек ул саранлыкны, комсызлыкны, көнчелекне тәнкыйтьли (мәс., «Җиһанның җаһы...» шигырендә).

Каргалый — Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган күпсанлы мөнәҗәтләр, мәдхияләр (шулар арасында «Мөнаҗәте әл-Хаҗи Әбелмәних», 1898) авторы. Аның зирәк күзәтүчәнлеге табигать һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә аеруча нык сизелә. Каргалый — новатор-шагыйрь: татар әдәбиятында беренче тапкыр лирик әсәрнең темасы булып аерым бер кешенең эчке кичерешләре тора. Ул дөньяның төсмерләргә бай булуына, кеше хисләренең һәм үзара мөнәсәбәтләрнең тирәнлегенә төшенә. Аның поэзиясе музыкаль аһәңгә һәм эмоциягә бай. Әсәрләренең телендә гарәп-фарсы сүзләре өстенлек итә, аңа образлылык, сурәтләү байлыгы һәм төгәллек хас.

Каргалый ның кайбер шигырьләре М.Ивановның «Татар хрестоматиясе»ндә («Татарская хрестоматия», 1842) урын алган, тагын берсе С.Кукляшевнең «Диване хикәяте татар» (1859) җыентыгына кергән, 10 шигыре «Өммикамал китабы»нда (1884) кушымта рәвешендә бирелгән. Шигырьләренең бер өлеше Р.Фәхретдиннең «Сәгыйд» (1897) китабында урын алган, кабат аның «Асар» (1903) китабының 4 нче кисәгендә басылган. Каргалыйның аерым әсәрләре «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982) хезмәтенә кертелгән. Аеруча тулы шигырьләр җыентыгы М.В.Гайнетдинов тарафыннан 2002 елда бастырыла.

Каргалый кулъязма мирасының күп өлеше Казан, С.-Петербург, Ташкент архивларында саклана.

Әсәрләре

Мөнәҗәтләр. Хикәятләр. К., 2002.

Әдәбият

Садретдинов Ш., Гайнетдинов М.Ә. Каргалый: Студентлар өчен ярдәмлек. К., 1978;

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 т.;

Татар поэзиясе антологиясе. К., 1992. 1 кит.;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1975. Автор — М.В.Гайнетдинов