Россиядә 1864 елгы Суд реформасы нәтиҗәсендә оештырыла, Казан губернасында 1869 елның маенда кертелә.

Сословиеләргә бүленмәү, хакимияткә бәйле булмау, судьяларның алыштыргысызлыгы принципларына таянып эшли. Губерна территориясе, өязләр санынча, башында җәмәгать судьялары торган 12 җәмәгать округына бүленгән була. Участок һәм шәрәфле җәмәгать судьялары өяз земство җыелышларында 3 елга сайланып, Сенат тарафыннан раслана. Алар вак гражданлык һәм җинаять эшләрен, шул исәптән милеккә кагылышлы 500 (соңрак 1 мең) сумга кадәр дәгъваларны, хокук бозуларны, үзләре генә (антлы утырышчылардан башка һәм, еш кына, адвокатлар катнашыннан тыш) хәл итәләр.

Казан губернасында җәмәгать суды

Җәмәгать судьяларына караган эшләр буенча апелляция инстанциясе булып Казан губернасының җәмәгать судьялары съезды санала. 1889 елның 12 июлендә кабул ителгән положение һәм 1889 елның 29 декабрендә гамәлгә кергән «Суд эшләрен башкару турындагы кагыйдәләр» нигезендә губернада җәмәгать суды (Казаннан кала) бетерелә, аның вазифалары авыл җирлегендә – земство башлыклары, шәһәрләрдә шәһәр судьялары кулына күчә; аерым эшләрне Казан округ судының өяз әгъзалары карый.

«Җирле судны үзгәртеп кору турында»гы 1912 ел, 15 июнь законы белән җәмәгать суды торгызыла (хәзер инде җәмәгать судьялары барлык катлаулардан сайланып, хөкүмәт тарафыннан расланалар). Әмма ХКСның «Суд турында»гы 1 нче номерлы 1917 ел, 22 ноябрь Декреты белән яңадан бетерелә.

ТРда җәмәгать суды

РФнең 1998 ел, 11 ноябрь һәм ТРның 1999 ел, 17 ноябрь законнары белән җәмәгать суды ТРда гомуми юрисдикция суды буларак кабул ителә һәм РФнең бердәм суд системасына керә. Татарстанда җәмәгать судьялары җитәкчелегендә 168 суд участогы оештырыла, судьялар ТР Президенты тәкъдиме буенча ТР Дәүләт Советы тарафыннан 5 елга сайлап куела, алар бәйсезләр һәм фәкать законга гына буйсыналар. Судьялар үзләре генә җинаять (3 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган булса) һәм гражданлык эшләрен карыйлар (мәхкәмә боерыгын тапшыруны; ир белән хатын арасында балалар өчен бәхәс булмаган очракта, ир белән хатынның аерылышу мәсьәләсен; ир белән хатынның уртак милкен бүлүне; башка төрле гаилә-хокук мөнәсәбәтләрен; милектән файдалану тәртибен билгеләүне; дәгъва бәясе 500 минималь хезмәт хакына кадәр булганда, милекне бүлүне; хезмәт мөнәсәбәтләрен). Җәмәгать судьяларының карарлары һәм күрсәтмәләре мәҗбүри санала һәм үтәлергә тиешле була.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр.2. СПб., 1867. Т. 39, отд.2. № 41473, 41475, 41476; Собр.3. СПб., 1894. Т. 11. № 7775; П., 1915. Т. 32. № 37328;

Декреты Советской власти. М., 1957. Т. 1. № 85.

Әдәбият           

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии XVIII - начала XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3;

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века - февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3.

Авторлар — Е.Б.Долгов, М.М.Мәүләтшин