- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы поселок. Мамадыш шәһәреннән 40 км ераклыкта, Вятка елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан.
XIX йөздән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Самодыров, Пронькин исемнәре белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (ясаклы) керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XIX йөз уртасында 11 хуҗалык исәпләнә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында.
Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.
2019 елга кадәр “Мамадыш бакчалары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзер “Андрюшкино” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
1859 елда – 111,
2002 елда – 7,
2010 елда – 5,
2017 елда – 2 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.