Чын исеме Хәтимә.

1915 елның 24 марты, Казан – 2003 елның 13 августы, шунда ук.

Профессиональ сәхнәгә үзешчән сәнгатьтән килә.

1945–1970 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле солисты.

Татар халык җырларыннан тупланган бай репертуар белән чыгышлар ясый.

Чиста дикцияле һәм яңгыравыклы, матур, моңлы тавышка ия. Татар халык җырларын һәм композиторларның әсәрләрен югары сәнгати дәрәҗәдә башкару үзенчәлеге белән аерылып тора.

Репертуарына кергән аеруча танылган җырлары: «Бормалы су» (З.Хәбибуллин музыкасы, Н.Исәнбәт шигыре), «Ямьле Агыйдел буйлары» (татар халык җыры), «Умартачы сөйгәнем» (И.Хисамов музыкасы, М.Галиев шигыре), «Миндәдер күңелләре» (Ә.Хәйретдинов музыкасы, Р.Ишмөхәммәтов шигыре), «Күл буена килсәң иде» (З.Гыйбадуллин музыкасы, Г.Зәйнашева шигыре), «Сиреньнәр хуш ис тарата» (Н.Җиһанов музыкасы, Ә.Ерикәй шигыре), «Эрбет» (татар халык җыры); «Әрәмәлек», «Көймә килә», «Дисәнә», «Бөдрә тал», «Фазыл чишмәсе» (С.Хәким шигыре) һ.б.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.