Рус театры

Казан славян-латин мәктәбе укучылары тарафыннан Казанда халык театр тамашаларының 1723 елда куелуы билгеле. 1764 елдан Казандагы беренче гимназиядә укучылар һәм укытучылар көче белән даими рәвештә спектакльләр куела.

1791 елда Казан губернаторы кенәз С.М.Баратаев юлламасы нигезендә Петербург актеры В.С.Бобровский җитәкчелегендә шәһәр халык театры ачыла.

1802 елда Император театрлары конторасы рөхсәте белән алпавыт П.П.Есипов Покров һәм Грузин урамнары кушылган урында (Театр мәйданы, хәзерге Ирек мәйданы) шәһәрдә театр мәдәниятен формалаштыруда зур роль уйнаган агач театр төзи. Аларда спектакльләр даими куела һәм башкарылу дәрәҗәсенең шактый югары булуы белән аерылып тора.

Беренче актерлар арасында М. һәм Ф. Аникиевлар, А. һәм Н. Комяковлар, Ф.Львов була. 1805 елда әлеге театр сәхнәсендә рус реалистик театр мәктәбенә нигез салучыларның берсе – актер һәм драматург П.А.Плавильщиков уйный.

1830–1840 елларда Казанда Н.И.Иванов, П.А.Соколов җитәкчелегендә труппалар эшли. Әлеге еллар атаклы рус актерлары П.С.Мочалов, А.Е.Мартыновның Казандагы гастрольләре, М.С.Щепкинның чыгышлары белән истәлекле. 1836 елның көзендә Казанда аның тарафыннан Н.В.Гоголь пьесасы буенча «Ревизор» спектакле куела.

Театрның техник җиһазланышы ягыннан Россиядә иң яхшылардан саналган таш бинасы төзелеше 1849 елда тәмамлана.

Казанда Н.К.Милославский, П.М.Медведев, М.М.Бородай, Н.И.Собольщиков-Самаринның театр абруен үстерүче иң зур антрепризалары чоры башлана. Казан театры сәхнәсендә В.Н.Давыдов, К.А.Варламов, А.П.Ленский, М.Г.Савина, П.А.Стрепетова, М.В.Лентовский, В.А.Макшеев, М.А.Решимов, А.А.Рассказов, Е.Б.Пиунова-Шмидгоф, М.И.Свободина-Барышева, А.И.Каширин, Н.В.Пальчикова, В.И.Качаловның талантлары ачыла. Соңрак алар рус сәхнәсенең данын үстерәләр. Биредә М.И.Писарев, В.Н.Андреев-Бурлак, М.Т.Иванов-Козельский, Ф.П.Горев, И.М.Шувалов, Е.П.Шебуева, А.П.Двинский, Е.О.Любимов-Ланской, М.М.Тархановлар уйный. Казанда В.Ф.Комиссаржевская, М.В.Дальский, Г.Н.Федотова, П.Н.Орленев, Ю.М.Юрьев, 1860 елларда танылган Америка трагик артисты А.Олдридж берничә тапкыр гастрольләрдә була.

Казан җәмәгатьчелеге тормышында театрның роле XIX йөз ахырында аеруча үсеш ала. Яңа театр биналары төзелә. 1900 елда сәнәгатьче И.И.Алафузов үз предприятиеләре эшчеләре өчен халык театры төзи («Алафузов театры»). Анда һәвәскәрләр төркеме һәм профессиональ труппаларның спектакльләре куела.

1909 елда – үзендә театр залы булган Сәүдәгәрләр җыены клубы (хәзерге ТЮЗ), 1912 елда – Яңа театр (хәзерге Татар драма һәм комедия театры), 1914 елда Зур театр ачыла. Спектакльләр шулай ук Постаучылар бистәсендәге Н.В.Гоголь исемендәге театрда, Евангелистлар урамындагы (хәзерге Татарстан урамы) Шәрык клубы, Пушкин урамындагы Приказчиклар клубы сәхнәләрендә, Панаев, «Эрмитаж», «Аркадия» шәһәр бакчаларындагы җәйге театрларда да уйнала.

Татар театры

1906 елда «Шимбәчеләр» түгәрәгенә йөрүче һәвәскәрләр төркеме тарафыннан татар телендә беренче тапкыр халык спектакле куела.

1907 елда Казанда И.Б.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге «Россиядә беренче мөселман драма артистларының күчмә труппасы» гастрольләре була. 1908 елдан биредә татар профессиональ театрына нигез салган «Сәйяр» драма труппасы еш кына чыгышлар ясый. Беренче актерлар арасында Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, Н.Сакаев, З.Солтанов, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Таҗдарова, К.Шамил, К.Тинчурин, Н.Арапова, бертуган Камаллар, С.Айдаров, Р.Кушловская, Б.Тарханов, Ш.Шамильский, Г.Болгарская, З.Богданова була.

Совет чоры

1920–1921 елларда күчмә татар труппалары нигезендә Беренче татар дәүләт театры төзелә. 1922 елдан ул үз бинасында урнаша (элекке Сәүдәгәрләр җыены клубы), 1926 елда аңа Татар академия театры дигән рәсми исем бирелә (сәнгать җитәкчесе итеп К.Тинчурин билгеләнә).

Зур театр бинасында һәм Елга аръягы Эшчеләр сараенда (элекке «Алафузов театры») эшләп килүче Татар театры һәм рус драма төркемнәре, опера театры күрсәтмә театрлар рәтендә йөри, һәм аларның эшчәнлекләре шәһәр бюджетыннан тәэмин ителә.

1920 елларда Казан Зур драма театрында В.С.Зотов, З.М.Славянова, А.М.Кречетов, С.И.Днепров, П.Л.Вульф, А.Г.Георгиевский, В.В.Белокуров, М.Ф.Астангов, П.И.Герага, М.И.Жаров, М.И.Царёв, А.Л.Грипич, Л.Ф.Лазарев эшли. Бер үк вакытта хосусый антрепренёр театрлар да эшләүләрен дәвам итә.

1923–1926 елларда үзенең эстетик принциплары ягыннан В.Э.Мейерхольд һәм С.М.Эйзенштейн театрларына якын торган Б.Н.Симолин җитәкчелегендәге Хәзерге заман театрының конструктив-тәҗрибә остаханәсе куйган спектакльләр Казан театр тормышында зур вакыйгага әверелә.

1932 елда Үзәк пионерлар клубы каршында рус һәм татар төркемнәреннән торган Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) төзелә, 1934 елда Беренче дәүләт интернациональ курчак театры эшли башлый. 1935 елда ТЮЗның рус төркеме дәүләт театры итеп үзгәртелә.

1933 елда Татар академия театры каршында хәзерге Татар драма һәм комедия театрына башлангыч биргән колхоз филиалы оештырыла.

1930–1940 елларда Татар академия һәм Казан Зур драма театрларында көчле иҗади составтан торган сәнгать коллективлары оеша, иҗат эшчәнлегенең төп принциплары һәм юнәлешләренә нигез салына. Бу күренешләр әлеге театрларның илдә иң яхшы театрлар рәтенә керүенә булышлык итә. Казан театр сәнгатенең сәнгати дәрәҗәсен татар театрында Х.Г.Әбҗәлилов, Г.С.Камская, Г.Ф.Булатова, Х.Й.Сәлимҗанов, Камал III, Г.В.Ибраһимова, М.И.Надрюков кебек актерларның, К.Г.Тинчурин, Г.Г.Исмәгыйлев, С.С.Булатов, Ш.М.Сарымсаков кебек режиссерларның һәм рус театрында актерлардан Г.П.Ардаров, Е.Е.Жилина, Ф.В.Григорьев, А.Д.Гусев, И.В.Загорский, Л.П.Милова, Н.И.Якушенко, режиссерлардан И.А.Ростовцев, Б.С.Великанов, Е.А.Простовларның иҗат эшчәнлекләре билгели. Спектакльләргә Мәскәү һәм Ленинградтан режиссерлар: В.М.Бебутов, А.Дикий, Е.Гаккель, Л.Прозоровский чакырыла.

1874 елдан алып 1920 еллар ахырына кадәр Казанда уздырыла торган опера сезоны спектакльләре традицияләрен торгызып, 1939 елда опера театры ачыла (Татар опера һәм балет театры). Аның труппасының нигезен Татар опера студиясен тәмамлаган У.Г.Әлмиев, М.З.Булатова, Г.М.Кайбицкая, А.С.Измайлова, Ф.Х.Насретдинов тәшкил итә. Театрның әдәби бүлеген М.Җәлил җитәкли.

1950–1980 елларда татар театры сәхнәсенә Ш.И.Әсфәндиярова, Ш.Х.Биктимеров, Г.Р.Шамуков, П.Н.Исәнбәт, А.А.Галиева, Х.Б.Җәләлов, В.Е.Минкина, Ф.И.Халитов, Р.А.Таҗетдинов, Р.Ш.Шәрәфиев, Ә.Ш.Шакиров, Н.Х.Гәрәева, режиссерлар Г.Ф.Йосыпов, Р.Р.Тумашев килә. Татар театры үсешендә режиссер М.Х.Сәлимҗанов күренекле роль уйный.

Бу елларда рус театрында В.М.Павлова, Н.С.Провоторов, В.И.Улик, Е.А.Кузин, В.В.Кешнер, Л.В.Маклакова, Ю.С.Федотов, В.Г.Остропольский, Л.Б.Кара-Гяур, П.П.Бетев, Г.С.Ишкова, режиссерлар Л.М.Литвинов, Н.Ю.Орлов эшли.

Казан театр коллективларының 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә чыгышлар ясавы, бөтенсоюз һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашуы илнең театр тормышында зур вакыйга була.

1990 еллардан Казан театрлары чит илләргә гастрольләр белән чыга, халыкара театр фестивальләрендә катнаша башлый.

Бүгенге көн

Казанда Татар академия театры (баш режиссеры Ф.Р.Бикчәнтәев), Татар опера һәм балет театры (директоры Р.Мөхәммәтҗанов), Казан Зур драма театры (директоры А.Славутский), Татар драма һәм комедия театры (баш режиссеры Т.Р.Имамутдинов), Казан Рус яшь тамашачылар театры (ТЮЗ, баш режиссеры Р.Т.Букаев), Казан татар яшь тамашачылар театры (баш режиссеры Р.М.Әюпов), «Әкият» татар курчак театры (җитәкчесе И.Г.Зәйниев), Болакта яшьләр театры (баш режиссеры Р.М.Фаткуллин), “Угол” иҗат лабораториясе, Акт театры һ.б. эшли.

2020 елда уникаль театр мәйданчыгы – MOÑ – ачылды. Аның иҗат төркеме заманча милли театрны тамашачылар һәм рәссамнар бергәлеге, кросс-жанр спектакльләре, лабораторияләр һәм белем арттыру программалары аша үстерергә омтыла.

Казанда 1989 елдан башлап “Нәүрүз” төрки театрлар фестивале оештырыла. Ике ике елга бер оештырыла торган бу чара форум, остаханәләр, уку-укыту форматында уза.