Тарихы

Авыл 1615 елдан Кавал буларак билгеле. Царёвококшайск өязеннән күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чирмеш Кавалы буларак мәгълүм. 1928 елга кадәр Рус-Чирмеш Кавалы дип йөртелә.

XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (Вятка губернасыннан күчеп килгән чукындырылган һәм чукындырылмаган чирмешләр, рус ясаклы крәстияннәреннән). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, такта яру, тегүчелек һәм он тарту кәсепчелеге таралган була.

Авыл Казан өязенең Осоко-Кавал авылының Вознесение чиркәве приходына карый. Православие динен тотучылар белән беррәттән мәҗүси марилар да яши (1903 елда – 63 кеше).

1873 елда үз бинасында земство мәктәбе ачыла (1903 елда 30 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук волость идарәсе, полиция уряднигы фатиры урнаша; 3 тегермән, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1696,6 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елда Казан янындагы хәрби лагерьлардан агачтан булган Петр һәм Павел чиркәве китерелә һәм җыела (бинасы 1995 елга кадәр тора).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Бишнә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Актив” колхозы оештырыла. 1957 елдан − “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан – “Мичурин” яшелчәчелек (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында), 1972 елдан − “Бишнә” совхозлары (үзәк утары Бишнә авылында, 1994 елдан “Бишнә” күмәк предприятиесе), 2000 елдан “Бишнә-Синтез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1963−1980 елларда сигезьеллык мәктәп, яңа бинада), медпункт, клуб эшли.

2012 елда эшмәкәр Н.А.Пеплайкин иганәсенә агачтан Покров Мәрьям Ана чиркәве салына.

Авылдан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак “Рус-Мари Кавалы күле” ТРның табигать истәлеге урнашкан (1978 ел).

Халык саны

1782 елда — 203 ир заты;
1859 елда — 575,
1897 елда — 751,
1908 елда — 832,
1920 елда — 731,
1926 елда — 885,
1938 елда — 632,
1949 елда — 400,
1958 елда — 541,
1970 елда — 362,
1979 елда — 237,
1989 елда — 131,
2002 елда — 102,
2010 елда — 56,
2017 елда — 56 кеше (марилар — 79%, руслар— 13%, татарлар— 8%).