Биографиясе

1927 елның 13 июне, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Самара районы Мәчет авылы — 1990 ел, Алма-Ата.

Казакъстан тау-металлургия институтын тәмамлаганнан соң (1949), Казакъстан ССРның геологик җитештерү берләшмәләрендә эшли. 1960 елдан Казакъстан Минераль чимал фәнни-тикшеренү институты директоры, 1984  елдан СССР Геология министрлыгы Җитәкче хезмәткәрләр һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү институтының Алма-Ата филиалы директоры.

Мөрсәлимов сирәк металлы, алтын рудалы һ.б. полиметалл чыганакларны геологик разведкалау эшләренең нәтиҗәлеген күтәрү буенча тәкъдимнәр эшли.

Хезмәтләре

Пути рационализации методики разведки твёрдых полезных ископаемых. А.-А., 1965 (автордаш);

Бурение многозабойных скважин при разведке рудных месторождений. А.-А., 1969.