Эчтәлек

Казанда 1918 елда протез ясау остаханәсе җирлегендә авырулар өчен 40 ятак-урынлы стационары булган ортопедия институты буларак нигез салына; оештыручысы һәм беренче директоры – М.О.Фридланд (1937 елга кадәр). 1920 елда травматология һәм ортопедия кафедрасының клиник базасы сыйфатында Казан ГИДУВы составына кертелә. Ортопедик-травматологик авыруларга медицина ярдәме күрсәтү һәм протезлар ясау буенча Идел буендагы бердәнбер махсус учреждение була. 1935 елда Татарстан ортопедия һәм травматология институты итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы елларында институт җирлегендә госпиталь эшчәнлеге җәелдерелә. 1943 елда госпиталь – сугыш инвалидларын дәвалау белән шөгыльләнүче өлкә тернәкләндерү хирургиясе хастаханәсе, 1945 елда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты (1971 елга кадәр директоры Л.И.Шулутко) итеп үзгәртеп оештырыла. 1987 елдан Бөтенсоюз Курган «Травматология һәм ортопедия» фәнни үзәге филиалы буларак эшли. 1992 елдан ТР Фәннәр Академиясе составындагы Татарстан «Травматология һәм ортопедия» фәнни-тикшеренү үзәге. 2009 елдан Республика клиник хастаханәсе составында (директорлары – Х.З.Гафаров, Р.Я.Хәбибьянов).

1920 елларда фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләрен сугыш инвалидларына ярдәм оештыру, утлы корал яраларын, озакка сузылган яраларны, ортопедик деформацияләрне дәвалау ысулларын эшләү, тернәкләндергеч дәвалау физкультурасы тәшкил итә. Сөяк тукымасы регенерациясен куәтләндерү ысуллары терәк-хәрәкәт аппараты деформацияләре патогенезы теориясен баета (М.О.Фридланд, 1920). Ортопедия буенча илебез галимнәре тарафыннан әзерләнгән беренче кулланмалар – «Гомуми ортопедия» («Общая ортопедия», 1928) һәм «Хосусый ортопедия» («Частная ортопедия», 1932) нәшер ителә, аларда оригиналь оператив һәм консерватив дәвалау ысуллары (шул исәптән институтта эшләнгән) тасвирлана. 1930 еллардагы фәнни эшләнмәләрдә терәк-хәрәкәт аппаратының тумыштан килгән имгәнү нәтиҗәсе булган деформацияләрен дәвалау һәм кисәтүгә, полиомиелит һәм сөяк туберкулёзы нәтиҗәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында галимнәр тарафыннан утлы корал ярасы остеомиелитын, озакка сузылган яра һәм җәрәхәтләрне, нерв кәүсәләре яраларын, ялган буыннарны дәвалау тәҗрибәсе гомумиләштерелә (Л.И.Шулутко, Л.В.Грубер, Г.С.Книрик). Шул ук вакытта Идел буендагы һәм якын-тирә республика һәм өлкәләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләренә гамәли ярдәм күрсәтелә. Нефть сәнәгате предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында, төзелештә имгәнүләрне киметү, хезмәт шартларын яхшырту һәм травматологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләнә һәм гамәлгә кертелә (Ү.Я.Богданович, Д.Г.Тәхәвиева, А.И.Гордеева, Е.Н.Громова, 1960 еллар). Ортопедик авыруларны, озакка сузылган яраларны дәвалау практикасында лазер кулланыла башлый. Фәнни тикшеренүләр барышында электрон микроскопия, магнит-төш резонансыннан файдаланыла (В.И.Ракитянский, Ү.Я.Богданович, М.Г.Кәримов, 1970–1980 еллар). Периферик кан әйләнеше, нерв-мускул аппаратының халәтен ачыклауның радиоэлектрон ысуллары эшләнә һәм гамәлгә кертелә (Г.С.Литвин, 1967). Сколиоз (Л.И.Шулутко, 1968), спондилоартрит (Бехтерев авыруы), сөяк шешләре патогенезы һәм бу авыруларны дәвалау мәсьәләләре өйрәнелә. Сынган сөякләрне функциональ дәвалау өчен Шулутко–Ципоркин шины, чәрдәкләнгән сөякләр репозициясе аппараты (Х.С.Рәхимкулов, Ф.Ф.Сафин, А.А.Крылов, А.Л.Гиммельфарб), компрессион остеосинтез аппараты (Ф.С.Йосыпов, А.А.Крылов, В.М.Сергеев, Р.А.Шәфигуллина), эксцентрик йозаклы компрессион остеосинтез пластинасы (Х.С.Рәхимкулов) киң кулланыш таба. Гигант күзәнәкле шешне хирургия юлы белән дәвалау ысуллары гамәлгә кертелә. Сынган сөякләрне, зарарланган сеңерләрне, тире һәм сөяк пластикасын консерватив һәм оператив дәвалауның оригиналь ысуллары Үзәк эшчәнлеге практикасында ныгып урнаша. Үзәк галимнәре тарафыннан аяк сөякләренең торсион (борылулы) деформациясе механизмы турында оригиналь теория эшләнеп тәкъдим ителә (1990 еллар); гамәли әһәмияте зур бу ачыш Х.З.Гафаров һ.б.ның хезмәтләрендә чагылыш таба. Умыртка сөяге һәм күкрәк читлеге деформациясе патогенезы өйрәнелә. Ортопедик һәм нейрохирургик тайпылышларны микрохирургия методы нигезендә яңача дәвалау (А.А.Богов, 1980–1990 еллар) уңай нәтиҗәләр бирә. Каты авыруларны эндопротез кую юлы белән дәвалау буенча тәҗрибә туплана. Оча-бот буыннары эндопротезларының яңа конструкцияләре эшләнә (Х.З.Гафаров, А.Л.Гиммельфарб, 1995). Эре буыннарны эндопротезлау программасы әзерләнә, протез конструкцияләре үзәк хезмәткәрләре тарафыннан ясала.

Умыртка баганасындагы тайпылышларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау үзәк эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Умыртка баганасы тайпылышларын дәвалау барышында, нейрохирургия клиникасында беренче буларак, Илизаров методикасы кулланыла: бу очракта зарарланган умыртка анатомик формасын һәм структурасын саклап үстерелә-тергезелә (Е.К.Вәлиев, Я.Х.Ибраһимов, 1998).

1970–1990 елларда институтның матди-техник базасы ныгый: эксперименталь лаборатория корпусы төзелә, биохимик, патогистологик, микробиологик, электрофизиологик һәм эксперименталь лабораторияяләр, әгъзалар һәм тукымалар консервациясе лабораториясе оештырылып җиһазландырыла.

Үзәк ныклы клиник базага ия (300 ятак-урын) 7 дәвалау бүлегеннән тора: өлкәннәр өчен кичектергесез травматология, балалар өчен ортопедия һәм травматология, өлкәннәр өчен ортопедия, нейрохирургия, кул чугы хирургиясе, микрохирургия, катлауланган җәрәхәтләр бүлекләре.

Үзәктә 600 дән артык белгеч эшли. Яңа ысуллар эшләнә, билгеле ысуллар камилләштерелә һәм дәвалау бүлекләрендә, шулай ук Идел буеның Үзәк күзәтчелегендә торган төбәкләрендәге дәвалау учреждениеләрендә киң кулланыла.

Әдәбият

Казанский научно-исследовательский институт травматологии и ортопедии. Казань, 1970.

Казанский филиал Всесоюзного Курганского научного центра. Казань, 1990.

«10 лет спустя» // Медицинские вести. 1998. № 21, ноябрь.

Тахавиева Д.Г. Казанскому научно-исследовательскому институту травматологии и ортопедии 40 лет // Казанский медицинский җурнал. 1986. № 6.

Гафаров Х.З., Богданович У.Я. 75 лет Казанскому институту ортопедии и травматологии // Казанский медицинский журнал. 1993. № 5.

Автор – Е.К.Вәлиев, А.Л.Гиммельфарб