Тарихы

1565–1567 еллардан Кече Итякова буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Өтәк, Чулпаниха-Ключ исемнәре белән дә билгеле.

Халкы башта Зөя Успение Богородица монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1903 елда авылда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, үз бинасында урнаша (1906 елда – 41 ир бала һәм 29 кыз бала, 1909 елда – 45 ир бала һәм 21 кыз бала 1912 елда 44 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда май заводы, 6 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1987 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве приходына карый (Утяково авылы). Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (192 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Соболевский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 еллар ахырында “Красная гора” колхозы (Соболевский авылы) белән Сталин исемендәге колхозга берләштерелә (үзәк утары – Соболевский авылы), 1960 еллар башында “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә, 1997–2008 елларда – “Чулпаниха” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үзәк утары.

Халкы крәстиян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917–2011 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (1977 елда яңа бина төзелә).

Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 192 ир-ат;
1859 елда – 525,
1897 елда – 735,
1908 елда – 935,
1920 елда – 992,
1926 елда – 958,
1938 елда – 1030,
1949 елда – 503,
1958 елда – 429,
1970 елда – 207,
1989 елда – 184,
2002 елда – 128,
2010 елда – 87,
2017 елда – 83 кеше (руслар).