Эчтәлек

Якын һәм Урта Көнчыгыштагы күп кенә илләрдә урта гасырларда гадәти дәүләт салымы булып әверелә.

Гошернең төрләре:

1) яулап алынган, хәлифә яисә имам тарафыннан бүләк ителгән, шулай ук яңа үзләштерелгән җирләр өчен салым алу. Җир өчен алынган салымнар шулай ук хәрәҗ дип тә атала. Техник җайланмалар ярдәмендә сугарылган җирләрдән алынган уңышның – 1/20 өлеше, аз керемле җирләрдән 1/10 өлеше түләнгән.;

2) товар бәясенең 1/10 өлеше күләмендәге сәүдә пошлинасы (чынлыкта ул төрле товарларга төрлечә салына, күбрәк яисә азрак булырга мөмкин);

3) гомуми ихтыяҗлар өчен шәригать кагыйдәләрендә билгеләнгән кертемнән – зәкяттән тыш булган төрле сәүдә пошлиналары.

1990 еллардан алып Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте гошерне авыл хуҗалыгы продуктларыннан алына торган салымның бер формасы – җирле мөселман җәмгыятьләрен финанслау чыганагы буларак яңадан гамәлгә кертү мәсьәләсен күтәреп килә.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.