Тарихы

1680 елдан Деревня по речке Шуденгер буларак мәгълүм. 1930 елларга кадәрге чыганакларда Урта Шәләнгүр исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 283,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл партизан” колхозы оештырыла. Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 27 ир-ат;
1859 елда – 160,
1897 елда – 258,
1908 елда – 299,
1920 елда – 290,
1926 елда – 276,
1949 елда – 224,
1958 елда – 152,
1970 елда – 110,
1979 елда – 76,
1989 елда – 46,
2002 елда – 20,
2010 елда – 19,
2017 елда – 16 кеше (татарлар).