Биографиясе

1947 ел, Магнитогорск шәһәре — 2006 ел, Мәскәү.

1970 елда Мәскәү физика-техника институтын тәмамлый, 1974 елдан РФАнең Химик физика институтында, 1987 елдан электрон процесслар динамикасы лабораториясе мөдире, бер үк вакытта, 1991 елдан, Мәскәү физика-техника институтында.

Хезмәтләре конденсацияләнгән фәзадагы химик процессларның кинетикасына һәм механизмнарына, нанокисәкчәләр фотохимиясенә, фотосинтезга, электронны туннельләү физикасына карый.

Хәйретдиновның пычрак суларны чистарту буенча фәнни эшләре текстиль сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Туннельный перенос электрона на большие расстояния в химических реакциях // Успехи химии. 1978. № 47, № 6 (автордаш); 

Химия полупроводниковых наночастиц // Успехи химии. 1998. № 67, № 2.