Географик урыны

Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә, Татарстанның Апас, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары, Идел елгасы буенда Лаеш районы һәм Казан белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1931 елның 20 октябрендә оештырыла.

Үзәге – Югары Ослан авылы.

Мәйданы – 1318 кв.км.

2018 елда халык саны – 16317 кеше (руслар – 65,8%, татарлар – 24,9%, чуашлар – 6,2%).

Район составына 74 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр территориясе Казан губернасының Зөя өязенә, 1920–1927 елларда ТАССРның Зөя кантонына, 1927–1931 елларда Зөя һәм Тәмте районнарына керә.

 Оештырылган вакытында район территориясе 1603 кв км тәшкил итә, аңа 39 авыл советы, 56408 кеше яшәгән (шулардан руслар – 51930 (91%), татарлар – 3225 (5,7%), башка милләтләр – 1253 (2,2%) 141 торак пункт керә.

1935 елда Югары Ослан районының бер өлеше яңа оештырылган Тәмте районына бирелә. 1940 елда мәйданы 950 кв.км тәшкил итә, халык саны 41,5 мең кеше, 28 авыл советы, 90 торак пункт була.

1958 елда Югары Ослан районына бетерелгән Тәмте районының бер өлеше керә. 1960 елда район 1315,9 кв.км мәйданны били, аңа 15 авыл советы, 107 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Югары Ослан районы бетерелә, территориясе Яшел Үзән районына бирелә.

1965 елның 12 гыйнварында ТАССРның административ-территориаль бүленеше үзгәрү сәбәпле, район кабат торгызыла. 1965 елда районның мәйданы 1322 кв.км тәшкил итә, халык саны 33,5 мең кеше, 15 авыл советы, 97 торак пункт була.

2018 елга район мәйданы 1318 кв.км тәшкил итә, халык саны 16457 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, руслар – 67,1%, татарлар – 23,7%, чуашлар – 6,8%). Шәһәр халкы – 102 кеше, авыл халкы – 16355 кеше. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 12,5 кеше.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына бер шәһәр (Иннополис шәһәре) 19 авыл җирлегенә берләштерелгән 74 торак пункт керә:

  • Олы Мәми (Олы Мәми, Заборная Поляна авыллары, Ивановский поселогы),
  • Борнаш (Татар Борнашы, Юмат, Гаврилково, Каинки, Ломовка, Тихий Плес авыллары),
  • Вахитов (Мулланур Вахитов исемендәге авыл, Ватан, Гребени, Ташкабак авыллары, Бакча-Сарай поселогы),
  • Введенский Бистәсе (Введенский Бистәсе авылы, Елизаветино, Медведково, Савино авыллары, Восточная Звезда, “Детский санаторий”, Петропавел Бистәсе поселоклары),
  • Югары Ослан (Югары Ослан, Студенец авыллары, Киров исемендәге поселок),
  • Канаш (Канаш, Нижнее Озеро, Йолдыз авыллары),
  • Килди (Килди, Федяево, Олан, Харино авыллары),
  • Карагуҗа (Карагуҗа, Егидерево, Патрикеево авыллары),
  • Куралово (Куралово, Рус Борнашы авыллары),
  • Мәйдан (Мәйдан, Ясная Звезда авыллары, Тәмте урманчылыгы поселогы),
  • Макыл (Рус Макылы, Сәет, Исаево, Келәнче, Татар Макылы авыллары),
  • Яр буе Морквашы (Яр буе Морквашы, Урман Морквашы, Покровка авыллары, Десятидворка, Никольский, Пустые Моркваши, Пятидворка поселоклары),
  • Түбән Ослан (Түбән Ослан, Воробьевка),
  • Яңа Рус Мәмәтхуҗасы (Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Иске Рус Мәмәтхуҗасы, Татар Мәмәтхуҗасы авыллары),
  • Октябрь (Октябрь поселогы, Ключище, Матюшин, Яңа Болгар авыллары),
  • Печище (Печище, Захваткино авыллары),
  • Соболевский (Соболевский, Чулпан, Карамышиха авыллары),
  • Шылаңгы (Шылаңгы, Берек, Нариман авыллары, Кызыл Байрак, Яңа Юл поселоклары),
  • Ямбулат (Ямбулат, Кызылъяр, Крестниково авыллары).

Геологик төзелеше

Район Идел алдының төньяк-көнчыгышында урнашкан, көнбатышта Зөя елгасы, төньяк һәм көнчыгышта Идел елгасы аның табигый чикләре булып тора.

Территориясе ике тиктоник структура – Татар гөмбәзенең төньяк (Кукмара) гөмбәзе һәм Мәләкәс иңкүлеге арасындагы Рус платформасының көнчыгыш өлешен били. Кристаллик фундамент 1800 метрдагы абсолют тирәнлектә ята.

Район өслегенең зур өлеше Пермь системасының утырма токымнарыннан тора. Шулардан субүләр киңлекләрне һәм елга үзәннәре сөзәклегенең югары өлешен каплаган Татар ярусы токымнары киң таралган. Бу ярус токымнары чуар, коңгырт-кызыл төсмерләр өстенлек итә; составына балчык һәм комташлар керә, югары өлешендә мергельләр, известьташ һәм доломитлар, түбәнге өлешендә гипс бар.

Идел һәм Зөянең текә уңъяк яры, сирәгрәк кечкенә елга үзәннәре сөзәклекләренең түбәнге өлеше өслекләренә алевролит, балчык һәм гипс катламлы известьташ һәм доломитлардан торган Югары Казан асярусы токымнары чыга.

Борынгы Пермь токымнары күп урыннарда 3–5 метрдан артык булмаган дүртенчел элювиаль-делювиаль балчыклы туфраклар һәм балчыклар белән капланган.

Тугайлар һәм Сөлчә елгасы һәм башка кечкенә елгаларның түбәнге террасалары вак бөртекле комнардан, комсыл һәм балчыксыл туфраклардан торган аллювиаль утырмалардан барлыкка килгән.

Рельеф

Район территориясе Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендәге Ослан платосында урнаша. Плато елга челтәре белән бүлгәләнгән, Зөя һәм Сөлчә елгалары үзәннәре тамагында эоплейстоцен өслек фрагментлары белән плиоцен өслекле киң денудацион тигезлектән гыйбарәт.

Рельеф өслегенең 220–230 м иң зур билгеләре Идел, Сөлчә, Зөя елгаларының субүләр участокларына карый. Иң кечкенә билгеләре Куйбышев сусаклагычының су өсте тигезлегенә (53 м) һәм Зөя һәм Сөлчә елгалары тамагы участогына (55–60 м) туры килә.

Субүләрләр һәм елга үзәннәренең сөзәклекләре сызалар, уйсулыклар, чокырлар һәм ерганакларның тыгыз челтәре белән бүлгәләнгән. Зөя һәм Идел елгалары арасындагы денудацион һәм эрозион-денудацион тигезлекләр чигендә сыза-ерымнар челтәре 0,8–1,3 км/кв.км га җитә. Идел елгасы үзәненең уң сөзәклегендә чокырлар кыска, 1,5 км озынлыктан артмый, 30–70 м га кадәр тирәнлектә, текә, еш кына ачык сөзәклекле, кайвакыт авырлашкан убылмалы булалар. Куйбышев сусаклагычы ярлары көчле абразия процессларына дучар булган.

Пермь системасының татар бүлеге карбонатлы токымнарына бәйле карст барлыкка килү процессы киң таралган. Күп санда 50 м га кадәр диаметрлы түгәрәк формадагы һәм 6–10 м тирәнлектәге карст бүрәнкәләре Югары Ослан һәм Печище торак пунктлары тирәсендә очрый.

Комсу-балчыклы токымнардан торган урыннарда яссы тәлинкәсыман, еш кына 50–150 м диаметрлы, 0,5–1,5 м га кадәр сазланган түбәнлекләр – суффозион уйсулыклар таралган.

Файдалы казылмалар

Файдалы казылмалардан районда известьташ, балчык һәм ком бар. Пермь системасының Югары Казан асярусы известьташлары юл ташы һәм бут ташы сыйфатында киң кулланыла. Известьташлар ачык карьераларда эшкәртелә. Матюшино чыганаклары җирлегендә (Идел елгасы ярыннан 0,5 км ераклыкта Матюшино авылы янында) әче туфракларны известьләү максатында известьташ оны җитештерү өчен карбонатлы токымнар, беррәттән төзелеш эшләре өчен вакташ чыгарыла.

Район территориясендә төзелеш комы һәм комлы-чуерташлы катнашма (Югары Ослан авылыннан 0,5 км көнчыгыштарак “Молочная воложка” һәм 1 км төньяк-көнчыгыштарак “Остров Казанский”), төзелеш комы (Идел елгасы юлының сул өлешендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә “Бакчасарай”) чыганаклары бар.

Шылаңгы (Шылаңгы авылыннан көньяктарак) һәм Ключище (Ключище авылыннан көнбатыштарак) кирпеч балчыгы чыганаклары эшли.

Җир асты төче су чыганаклары табыла (Куралово, Моркваш һәм Зөя), “Макарьевский” чыганагында бальнеологик әһәмиятле минераль сулар чыгарыла.

Климаты

Климаты уртача-континенталь: чагыштырмача салкын һәм озын кыш һәм җылы, кайвакыт эссе җәй. Уртача еллык һава температурасы 1966–2004 елларда 4,1°С, гыйнварда –11,8°С (абсолют минимум –45,1°С), июльдә +19,8 °С (абсолют максимум +36,1°С).

Уртача беренче көзге кыраулар – 4 октябрьгә, соңгы язгы кыраулар 28 апрельгә туры килә. Чагыштырмача һава дымлылыгы ноябрь-гыйнварда максимум (83–86%), май-июньдә минимум (58–65%) була.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 548 мм, җылы чорда (апрель-октябрь) еллык явым-төшемнең (368 мм га кадәр) 67%ы ява. Явым-төшемнәрнең күләме буенча район дымлы зонага керә.

Тотрыклы кар катламы 19 ноябрьдә барлыкка килә, 8 апрельгә кадәр дәвам итә. Кар катламының уртача биеклеге – 36 см, су запасы – 105 мм.

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк (18%) һәм көньяк-көнбатыш (17,4 %), кышын – көньяк (23,2 %) һәм көньяк-көнбатыш (19%), җәен – төньяк-көнбатыш (21,4 %) һәм көнбатыш (15%).

Су ресурслары

Районның гидрография челтәре Куйбышев сусаклагычы һәм Идел елгасының уңъяк ярындагы кушылдыклары – Зөя һәм Сөлчә елгаларыннан гыйбарәт.

Сусаклагыч Идел елгасының еллык (сезонлы) атналык һәм тәүлеклек агышын көйли. Югары Ослан районына караган акваториядә уртача тирәнлек – 5–10 м, максималь тирәнлек 15–18 м тәшкил итә. Су температурасы 17°С тан югары булган чор 90 көн, боз катуның уртача дәвамлылыгы 150–160 көн. Боз калынлыгы уртача 20–60 см, максималь калынлыгы 100–110 см га җитә.

Районның төп су артериясе – Зөя елгасы, ул районның көнбатыш чиге буйлап төньяк юнәлештә ага. Елганың гомуми озынлыгы 377 км, су җыелу мәйданы 16700 кв.км. Район чикләренә елганың түбәнге агымындагы 54 км озынлыкта уңъяк яры өлеше туры килә. Тирән чокырлар һәм сызалар белән (кайвакыт уннарча метрлар) бик нык бүлгәләнгән калкулыклы дулкынлы тигезлек буйлап ага. Күп санда утраулар һәм тугай күлләре (елганың иске юлы) белән киң култык (Зөя) барлыкка китереп, Куйбышев сусаклагычына коя. Соболевский авылына кадәр елганың түбәнге агымы сусаклагыч сулары астында кала, һәм анда агым юк.

Сөлчә елгасы район территориясен ике тигез көнбатыш һәм көнчыгыш өлешкә бүлеп, калкулыклы дулкынлы тигезлек буйлап ага. Аның озынлыгы 43,1 км, су җыелу мәйданы 517 кв.км. Куйбышев сусаклагычы булдырылганчы Сөлчә елгасы Зөя елгасына коя, хәзер түбәнге агымы су астында калган. Үзәне асимметрияле, аның уңъяк сөзәклеге ерым, сыза, уйсулыклар белән ергаланган, карст нәтиҗәсендә барлыкка килгән упкын һәм шуышмалар бар. Су җыелу территориясенең урманлылыгы 16,5%. Елга юлы бормалы, тармакланмаган, тар (5–6 м).

Сөлчәнең 17 кушылдыгы бар, иң зурлары сул кушылдыклар – Чангар (14,4 км), Келәнче (15 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/кв км. Район елгаларында боз кату чоры уртача 3–10 ноябрьгә туры килә, тотрыклы боз капламы 13–22 ноябрьдә хасил була. Боз капламының максималь калынлыгы 70 см га җитә. Боз катуның уртача дәвамлылыгы 130–150 көн.

Туфрак

Район территориясендә соры урман туфраклары киң таралган, алар аның барлык мәйданының 80,8%ын били. Барлык өч астибы бар.

Ачык соры урман туфракларының (41,1%) төп массивлары Идел һәм Сөлчә елгалары аралыгының төньяк яртысында, шулай ук Мәми елгасы һәм аның кушылдыклары бассейнында районның көньягында тарала.

Соры урман туфраклары (38,1%) Сөлчә елгасының сул яры буеның зур өлешен һәм Идел һәм Сөлчә елгалары аралыгының көньяк өлешен били.

Карасу-соры урман туфраклары (1,6%) Идел һәм Сөлчә елгалары аралыгында субүләрләр сөзәклегенең түбәнге өлешендәге кечкенә мәйданнарда очрый.

Моркваш елгасы бассейнында тигез калкулыклы участокларда һәм Сөлчә елгасы үзәненең сул яры яссы сөзәклекләрендә кәсле-уртача көлсу туфраклар формалашкан (7,9%). Зөянең югары уңъяк яры буйлап һәм Сөлчәнең түбәнге агымында тыгыз известьташларда кәсле-карбонатлы типик туфраклар, көпшәк карбонатлы токымнарда селтесезләнгән һәм көлсу астиплары таралган. Елга тугайларына аллювиаль кәсле-туенган туфраклар туры килә. Сөлчәнең түбәнге сул ярында Егидерово һәм Рус Борнашы авыллары янында көлсу кара туфраклар формалашкан.

Төп туфрак хасил итүче токымнар булып төрле генезистагы балчыклар һәм балчыклы туфраклар санала. Калкулыклы участокларда, субүләрләрдә, сөзәклекләрнең субүләр һәм берникадәр урта өлешләрендә Пермь системасы татар бүлегенең карбонатлы-комлы-балчыклы элювий очрый. Идел, Зөя һәм Сөлчә елгаларының уңъяк ярларына ташлы карбонатлы токымнар фрагментлары туры килә.

Флора

Район территориясе киң яфраклы урманнарның асзонасына керә. Төп урман хасил итүче токымнар: имән, юкә, каен, усак. Имән, өрәңге, карама катыш кыяклы-төрле үләнле юкә урманнары өстенлек итә. Комсу аллювийлы елга террасаларында урыны белән нарат урманнары участоклары очрый. Район территориясендә чыршы үсә, ләкин ясалма утыртмалар составында гына.

Урманнарның иң зур массивлары Сөлчә һәм Идел елгалары аралыгында, шулай ук районның көньягында Коры Үләмә елгасының уң кушылдыклары субүләрләрендә сакланган. Сөлчә елгасының сул яры буе югары агымында киң яфраклы токымнар катнашында усак һәм каен урманнары таралган.

Районның урманнар белән капланган мәйданы 24012 гектар (барлык территориянең 18,4%ы) тәшкил итә.

Сөзәкле участокларда болын үсемлекләре дөньясы комда – төрле үләнле-кырчыл үләнле болыннардан, сөзәклекләрнең түбәнге өлешендә – солычалы дала-төрле үләнле болыннардан, елга тугайларында солычалы дала-төрле үләнле, кылганлы болыннардан гыйбарәт. Болыннарның гомуми мәйданы район мәйданының 10,5%ын тәшкил итә.

Район территориясендә үсә торган ТРның Кызыл китабына кертелгән көпшәле үсемлекләрнең сирәк төрләре: рус төймәбашы, тау күрәне, ураксыман орлыклы мәче борчагы, гади кызыл чатыр, себер кылыч уты, песи борчагы, ак төнбоек, чын башмакчәчәк, Фукс бармактамыры, саз тавык чәчәге, каурый кылган, кызыл җиләкле бүре бөресе, Алтай җилдәге.

Фауна

Район территориясендә тайга (суер, боҗыр, тиен, кайвакыт аю) һәм киң яфраклы урманнарда яшәүче (кабан дуңгызы, кәҗәболан) хайваннар очрый.

Далада яшәүче хайваннарның күбесе төбәк өчен гадәти төрләргә керә (йомраннар, үр куяны, соры көртлек, дала карчыгасы). Имезүчеләр һәм кошларның күп төрлелеге күзәтелә. Урманнарда ак куян, тиен, төлке, сусар, кара көзән, бурсык, Америка чәшкесе, сукыр тычкан яши.

Кошлар: тавык карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, кызылтүш, шәүлегән, сайрар миләш чыпчыгы, деряба-миләш чыпчыгы, ысылдавык кош, сандугач, урман күгәрчене, әберчен, көртлек, суер. Сусаклагыч яры буендагы биек агачларда кара тилгән, торымтай, төн лачыны, соры челән оялый.

Күп санлы кимерүчеләр: йомраннар (тимгелле йомран һәм җирән йомран), соры кыр тычканы, кыр тычканы, әрләннәр (соры һәм гади әрлән); дала чуары, үр куяны, дала көзәне.

ТРның Кызыл китабына кертелгән, районда яшәүче хайваннарның сирәк төрләре: гади шолган, зур кичке ярканат, урман йоклачы, зур йоклач, балыкчы карчыга, кыр карчыгасы, кәрлә-каракош, елга каракошы, лачын, байгыш, соры һәм ак койрыклы ябалак, җизбаш, бакыр елан.

Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә балыкларның 43 төре билгеле. Районда хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының 1426 төре бар, шуларның 1118 төре флорага һәм 308 төре фаунага карый.

Саклана торган территорияләр

Районның табигать-тыюлык фонды 28264,31 гектар (барлык мәйданның 21,7%ы) тәшкил итә. Аның составына:

  • “Зөя” комплекслы табигать тыюлыгы;
  • геологик табигать истәлекләре – Печище геология киселеше, Ташлы чокыр, Черёмушка чокыры, Казан һәм Уржум яруслары стратиграфик киселеше;
  • ботаника һәм ландшафт истәлекләре – Тау наратлыгы, Кликовка сөзәклеге, “Казан университеты зоостанциясе” (Дачный урман массивы), Ташкабак сөзәклеге;
  • гидрология истәлекләре – Куралово чишмәләре, Сөлчә, Зөя елгалары, Күл; “Урман чишмәсе” зоология (аучылык) тыюлыгы керә.

“Зөя” төбәк әһәмиятендәге дәүләт комплекслы табигать тыюлыгы материк, утрау һәм су экосистемаларыннан гыйбарәт. Үсемлекләр дөньясында көпшәле үсемлекләрнең 500 дән артык төре исәпләнә, зоопланктон һәм зообентос составында якынча 120 төре бар. Тыюлык 2007 елда ЮНЕСКО Халыкара координацион советы президиумы карары белән кластер участоклар сыйфатында Зур Идел-Кама биосфера резерваты составына кертелә.

Печище геология киселеше Идел елгасының уңъяк ярында Печище авылы янында урнашкан. Анда Пермь системасының төп токымнары – Пермь биармия бүлегенең югары Казан асярусы стратотибы ачылып ята. Түбән Казан асярусы һәм Уржум ярусы чикләрен колачлый. Беренче тапкыр Казан геологы М.Э.Ноинский тарафыннан җентекләп тасвирлана.

Ташлы чокыр табигать истәлеге Идел елгасының уңъяк ярында Печище авылы янында урнашкан. Печище чокырының түбәнге уңъяк тармагыннан гыйбарәт. Чокыр сөзәклекләре буенча Пермь системасының Казан ярусы, шул исәптән түбәнге Казан асярусының төрле катламнарының төп токымнары ачылып ята.

Черёмушка чокыры Идел елгасының уңъяк ярында Печище авылыннын 2 км көнбатыштарак урнашкан һәм югары Казан асярусы катламнарының өске өлешендәге өзлексез киселешеннән, палеонтологик калдыклардан, аерым алганда, Modiolus төренә караган ике якка ачылмалы моллюсклар кабырчыкларының күпләгән җыелмаларыннан гыйбарәт. Казан һәм Уржум ярусларының стратиграфик киселеше Идел елгасының текә уңъяк ярында Кызыл-Байрак пристаненнән 1,5 км түбәндәрәк чагылыш таба. Казылма үсемлекләрнең күпләп туплануы, моллюсклар кабырчыклары, кысласыманнар, балык калдыклары югары Казан асярусы Моркваш катламнарының известьташлы-балчыклы токымнарына нисбәтле. Табылдыкның яше якынча 260 миллион ел тәшкил итә.

Тау наратлыгы табигать истәлеге Патрикеево авылыннан төньяк-көнбатыштарак Зөя елгасы үзәненең көньяк-көнбатыштагы текә уңъяк яры сөзәклегендә урнашкан. Мергель утырмаларда яфраклы агачлар урманы әйләнәсендә, тау наратлыгы дип атала торган, зур булмаган наратлык участогы бар. Тау нараты гади наратның аерым төренә керә, еш кына акбур нараты дип атала (Pinus sylvestris var. Cretacea). Аерым агачларның яше 200 елга җитә, кәүсәсенең әйләнәсе – 1 м дан артык. Сәхләбчәләр семьялыгы үсемлекләре очрый: чын башмакчәчәк, куе кызыл йод үләне, черки шәрә бизлеге, кызыл серкәбаш (ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр).

Кликовка сөзәклеге табигать истәлеге Кликовка инеше (Моркваш елгасының уң кушылдыгы) үзәненең көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлеше сөзәклегендә далага әйләнгән болыннан гыйбарәт. Үлән капламын көпшәле үсемлекләрнең 100 дән артык төре, шул исәптән ареалның төньяк чигендә болынлы дала үсемлекләре (каурый кылган, рус төймәбашы) хасил итә.

“Казан университеты зоостанциясе” табигать истәлеге (Дачный урман массивы) Петропавел бистәсе һәм Пустые Моркваши поселоклары арасында Иннополис шәһәреннән төньяктарак урнашкан һәм Иделнең биек уңъяк ярындагы киң яфраклы агачлы урманнарны һәм тугайлы болын участоклары сакланган утрауларны үз эченә ала. Иң элеккеге биология станциясе 1916 елда нигезләнә һәм Идел елгасы үзәнендәге табигать комплексларында күпьеллык күзәтүләр алып бара. Идел, Зөя һәм аларның кушылдыклары акваториясендә балыкларның 43 төре яши, шул исәптән чагыштырмача сирәк, ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре – елга ләргесе, түбәнавыз һәм РФның Кызыл китабына кертелгәне – тупалакбаш. Амфибияләрнең 4 төре һәм сөйрәлүчеләрнең 4 төре, шул исәптән җизбаш кәлтә һәм гади кара елан, кошларның 88 төре, шул исәптән кыр һәм болын карчыгасы, бөркет, тавышлы зур каракош, шөпшәашар, төн лачыны, яшел тукран һәм өч бармаклы тукран, урман тургае, имезүчеләрнең 25 төре, шул исәптән тимгелле йомран, ас һәм таш сусары ачыклана.

Ташкабак сөзәклеге табигать истәлеге Ташкабак авылында Иделгә коя торган инешле ике ерым-сызаны үз эченә ала. Алар – кылганлы-типчаклы далаланган болыннарның участоклары. Үсемлекләр дөньясы көпшәле үсемлекләрнең 106 төреннән гыйбарәт, имезүчеләрнең 8 төре, кошларның 65 төре, сөйрәлүчеләрнең 2 төре, очучы бөҗәкләрнең 30 төре билгеле.

Куралово чишмәләре табигать истәлеге Куралово авылыннан 1,5 км көньяк-көнчыгыштарак, Сөлчә елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә урнашкан һәм кылган, болынлы дала һәм урман-дала төрләренә караган сары җитен, типчак, язгы утчәчәк, калканлы көя чәчәге катнаш кылганлы-типчаклы далаланган болыннардан гыйбарәт. Көпшәле үсемлекләрнең 105 төре, кошларның 58 төре, амфибияләрнең 2 төре, очучы бөҗәкләрнең 22 төре билгеле.

“Урман чишмәсе” зоология аучылык тыюлыгы хайваннар дөньясының әһәмиятле һәм сирәк төрләрен саклау һәм яңадан булдыру максаты белән оештырыла. Ключище һәм Шылаңгы урман фонды участокларын берләштерә. Тыюлык территориясендә катнаш һәм имән, юкә, каен, усак, нараттан торган киң яфраклы урманнар үсә. Үлән капламында ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре очрый: чәйнәлгән какыча, известь мәкәсе, татар кашкарый үләне, чын башмакчәчәк, матур кылган, Европа казаягы, кызыл серкәбаш. Тыюлык территориясендә поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, үр куяны һәм ак куян, төлке, тимгелле йомран, кошлардан – балыкчы карчыгасы, соры ябалак, ак ябалак, байгыш, һөд-һөд кошлар, көртлек, бытбылдык, сөйрәлүчеләрдән – җизбаш һәм гади кара елан яши. Ерым һәм сызалар сөзәклекләрендә чишмәләр күп. Зөя һәм Сөлчә елгалары, Күл – төбәк әһәмиятендәге табигать истәлекләре.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешен алган. Авыл хуҗалыгының файдалану җирләренең мәйданы 78,8 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүле җирләр – 54,5 мең гектар (2018 ел). Бөртеклеләр, терлек азыгы һәм җиләк-җимеш культуралары, бәрәңге, кукуруз, рапс игелә.

Ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, бакчачылык үстерелә. Мөгезле эре терлекнең баш саны барлык категория хуҗалыкларда 12,1 мең баш, барлык төр кошларның баш саны авыл хуҗалыгы оешмаларында 19,9 мең баш исәпләнә.

2017 елда районда 3 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте, “Заволжье” агросәнәгать комплексы”, “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре) һәм 30 крәстиян-фермерлык хуҗалыгы эшли; 2001 елда 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 2 совхоз, 5 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 9 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 5 ярдәмче хуҗалык була.

Район сәнәгатендә:

  • азыктөлек (Рус Макылы авылында коры сөт һәм пакетлы сөт, атланмай һәм спрэд эшләп чыгаручы “Югары Ослан агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Яр буе Морквашы авылында балык эшкәртүче “Дивный берег” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Куралово авылында квас сосласы һәм мальтоз патокасы эшләп чыгаручы “Таткрахмалпатока” акционерлык җәмгыяте),
  • файдалы казылмалар чыгаручы (Бакча-Сарай поселогында вакташ һәм известьташ оны чыгаручы “Матюшино карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте),
  • суднолар төзүче (Яр буе Морквашы авылында спорт һәм туристлык суднолары төзүче “Вельветте Марин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте),
  • төзелеш (кирпеч җитештерүче “Керамика-Синтез” (Шылаңгы авылында) һәм “Клюкер” (Ключище авылында) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Яр буе Морквашы авылында стена панельләре җитештерүче “Терринко” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте),
  • эшкәртүче (такта җитештерүче “Идел буе урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе),
  • нефтьгаз чыгаручы (нефть промыселы җиһазларын проектлаучы һәм җитештерүче “Геоник” фәнни-җитештерү фирмасы) предприятиеләр бар.

Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнары территориясендә урнашкан Идел буе урманчылыгы эшли. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 28166 гектар тәшкил итә. Урманчылык биш участокка бүленә: Зөя (7409 гектар, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары), Ключище (5422 гектар, Югары ослан районы), Чулпан (5907 гектар, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнары), Тәмте (5427 гектар, Югары Ослан районы) һәм Шылаңгы (4001 гектар, Югары Ослан районы) урманчылыклары. Районга барлыгы 24879 гектар, яисә урманчылык территориясенең 88,3%ы туры килә.

Юллар челтәре

Район территориясе буенча ике федераль трасса уза: “Волга” М7 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Уфа (район чикләрендәге озынлыгы 19,5 км) һәм Р241 Казан – Буа – Ульяновск (район чикләрендәге озынлыгы 55,4 км).

Идел елгасы аша автомобиль юлы күпере бар (Яр буе Морквашы авылы), Югары һәм Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Печище, Студенец, Ташкабак һәм Шылаңгы авылларында пристаннарь эшли.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә Иннополис университеты (Иннополис шәһәре), 3 башлангыч, 5 тулы булмаган урта, 11 урта гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия, лицей, 16 балалар бакчасы бар.

Балалар сәнгать мәктәбе, Укучылар йорты, Яшь туристлар станциясе, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Олимпия резервындагы стендта ату һәм пуля белән ату буенча республика спорт мәктәбе (Медведково авылы) эшли.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә район Мәдәният йорты, 31 авыл мәдәният йортлары һәм клублары, Үзәк район китапханәсе, балалар район китапханәсе, 25 авыл китапханәсе, 2 музей бар.

Төбәк тарихын өйрәнү музее Югары ослан авылында 2001 елда ачыла (экспозиция мәйданы 176 кв.м, фондларында 8600 саклау берәмлеге исәпләнә, ике бүлектә төбәк тарихы буенча борынгы чорлардан безнең көннәргә кадәр материаллар куелган: археологик коллекция, интерьер һәм корал кисәкләре, көнкүреш әйберләре, документлар, фотографияләр, милли киемнәр).

Янка Купала музее Печище авылында 1975 елда ачыла (экспозиция мәйданы 150 кв.м, фондларында 700 саклау берәмлеге исәпләнә, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына, авыл һәм И.П.Оконишников тегермәне тарихына, тау эшен үстерүгә багышланган бүлекләр эшли).

Районда 158 үзешчән халык иҗаты коллективы эшли, шуларның җидесе “халык” исемен ала:

  • “Черно-Белые” вокал-инструменталь ансамбль,
  • “Иделкәй” вокал коллективы,
  • “Э.Т.О.” клубы” театр коллективы,
  • “Волжанка” ветераннар хоры (барысы да Югары Ослан авылында),
  • “Березка” вокал төркеме (Куралово авылы),
  • “Калинушка” рус җыр ансамбле (Печище авылы),
  • “Коргузинские девчата” вокал төркеме (Карагуҗа авылы).

Район территориясендә бронза гасырдан болгар чорына кадәрге дәверләргә нисбәтле 100дән артык археология истәлекләре табыла.

Районда 9 мәчет һәм 15 чиркәү эшли.

“Волжская новь” район газетасы нәшер ителә (1933 елда оештырыла, 1960 елларга кадәр “Приволжский колхозник” дип атала).

Макарий монастыре

Архитектура истәлекләре арасында Макарий монастыре бар. Монастырьга XVII йөз уртасында Макарий Желтоводский-Унженскийның эшен дәвам иттергән монах Исая нигез сала. Зөя елгасының уңъяк ярында урнашкан. Макарий-Унженский монастырен (хәзер Кострома өлкәсе) нигезләгән Макарий Желтоводский-Унженский хөрмәтенә аның исеме белән атала.

1764 елда Зөя Богородица монастырена беркетелгәннән соң ябыла. 1798 елда император Павел I тарафыннан торгызыла. 1918 елда талана, 1936 елдан 1986 елларга кадәр анда балаларны туберкулездан дәвалау шифаханәсе урнаша, 1997 елда Казан епархиясенә тапшырыла, хәзер реставрацияләнә һәм яңадан эшли.

Беренче агач чиркәү 1691 елда (башка мәгълүматлар буенча, XVII йөз уртасында) төзелә, XVIII йөз башында чиркәү таштан яңартып салына. 1829–1835 елларда тузган чиркәү урынына (элеккеге чиркәү планы буенча) эшмәкәр Н.И.Саврасова иганәсенә классицизм стилендә Вознесение Господня иконасы хөрмәтенә ике катлы таш чиркәү төзелә. 1839 елда Казан алпавыты Е.А.Лебедев иганәсенә чиркәүгә 21 метрлы өч яруслы чаң манарасы өстәп салына.

1866 елда монастырьның төньяк-көнчыгыш өлешендә кирпечтән “Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә. Аның көнбатыш фасадына почмаклап элекке монастырь башлыгы корпусы тоташа. 1890 елларда, риваять буенча, Макарий Унженский-Желтоводский тукталган чишмә өстендә, псевдорус стилендә кирпечтән “Тереклек чишмәсе” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе төзелә.

1892 елда кирпечтән 12 хөҗрәле, ашханәсе һәм аш-су әзерләү бүлмәсе булган ике катлы беренче монахлар корпусы төзелә. 1893 елда монастырь башлыгы корпусыннан көньяктарак икенче монахлар корпусы салына, хәзер аның урынында монастырь башлыгы корпусы урнашкан.

XIX йөз ахырында зур известьташ блоклардан салынган, терәү итеп куелган төньяк дивары буйлап, көнбатыш (парадный) һәм көнчыгыш капкалар белән тоташтырылган, 1892–1898 елларда (озынлыгы 110 м) корылган, кирпеч баганалы металл кушып тотылган койма сузыла (өлешчә сакланган). Монастырь территориясендә шулай ук бүрәнәдән буралган хуҗалык корылмалары һәм кирпечтән салынган ике катлы пекарня бинасы (өлешчә сакланган, 1890 елларда төзелә), зур булмаган кирпеч корылма – кар базы, Макарий Желтоводский-Унженский һәйкәле (2013 елның 13 мартында ачыла; скульпторы–А.В.Балашов), территориядән читтә – чишмә яры буе сызыгында 2002 елда Макарий Желтоводский-Унженский агач су коену урыны кәшәнәсе төзелә.

Туристлык потенциалы

Районның туристлык потенциалы спорт, сәламәтләндерү һәм тарих-танып белү юнәлешенә ия. Анда гольф-клуб һәм тау чаңгысы комплексын (Савино авылы), стендта ату комплексын (Медведково авылы), “Дельфин” пейнтбол клубын (Югары Ослан авылы), аэроклубны (Куралово авылы), “Газовик” шифаханә-профилакториен (Пустые Моркваши авылы) үз эченә алган “Зөя үрләре” курорт-шәһәре, шулай ук тарихи-мәдәни мирас объектлары урнашкан.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, 2 дәвалау амбулаториясе (Рус Макылы, Шылаңгы авыллары), 2 поликлиника (шул исәптән балалар поликлиникасы) һәм “Иннополис” медицина үзәге (Иннополис шәһәре), 30 фельдшер-акушерлык пункты бар.

Спорт

Спорт инфраструктурасына 16 универсаль спорт мәйданчыгы, 4 хоккей мәйданчыгы, 2 яшүсмер-яшьләр клубы (Югары Ослан, Рус Макылы авыллары), “Иннополис” спорт-сәламәтләндерү клубы (бассейн, универсаль спорт һәм тренажерлар заллары, Иннополис шәһәре), “Жемчужина” йөзү бассейны (Югары Ослан авылы), “Чемпион” универсаль спорт комплексы (Югары Ослан авылы).

Танылган кешеләре

Югары Ослан районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары: А.П.Афанасьев, А.А.Гаврилов, Н.Ш.Зиннуров, А.П.Исаев, С.В.Коновалов, М.В.Красавин;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары: Н.В.Лисин, Л.В.Пушкарёв, Н.В.Фролов;
  • генераллар: В.П.Бомонин, Н.В.Кисляков, Г.А.Макаров;
  • беренче хәрби шәфкать туташы – Д.Севастопольская;
  • фән һәм мәгариф эшлеклеләре: И.А.Гатауллина, А.П.Косарев, Н.И.Котовщиков, Л.И.Куликова, А.Д.Николаева, М.А.Сафин, Н.Е.Сидоров, В.В.Талантов;
  • мәдәният эшлеклеләре: Ф.Б.Әкбәрова, В.В.Белокуров, Ю.А.Благов, Р.Х.Гатауллин, Р.Р.Төхфәтуллин, А.Х.Хәйруллин;
  • дәүләт эшлеклеләре: К.Ф.Әмиров, Н.И.Галиуллин, А.П.Козлов.

Юкка чыккан торак пунктларда туган күренекле кешеләр:

Н.В.Фролов (1931 елда туган, Волково авылы) – “Радиоприбор” ачык акционерлык җәмгыятендә фрезеровщик, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.

Тормышы һәм эшчәнлеге Югары Ослан районы белән бәйле шәхесләр:

Н.Л.Соболев (1904–1957) – Советлар Союзы Герое (демобилизацияләнүдән соң Ярбуе Морквашы пионерлар лагерында директор);

В.К.Проценко (1939 елда туган) – “Хезмәт даны” орденының тулы кавалеры (“Таттелерадиобыттехника” җитештерү берләшмәсенең Югары Ослан бүлекчәсендә цех мастеры).