Лаеш районы Комлы Кавал һәм Столбище авыллары арасында. 3 күлдән гыйбарәт: Кавал күле, Урта күл һәм Зимница күле. Алар тар гына (10-15 м) ермаклар белән тоташкан.

Су өслегенең мәйданы 128 га, шуның 11 га утраулар, анда хуҗалык бакчалары урнашкан. Күләме 4500 мең м3. Озынлыгы 4207 м, иң зур киңлеге 950 м, уртача тирәнлеге 3,4 м, иң зур тирәнлеге 13 м га якын.

Кавал күлләре карст-суффозия күренешләре нәтиҗәсендә реликт эрозияле үзәндә хасил була. Күлләр системасы калаклар формасында, меридиональ юнәлештә сузылган.

Туенуы катнаш, күбесенчә җир асты сулары исәбенә.

Суы җиңелчә минеральләшкән (53-67 мг/л), бик йомшак (0,3-0,7 мг-экв/л), җиңелчә болганчык (үтә күренмәлеге 35 см), гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

Суда һәм су янында җир-су кырлачы, гади курак, елга камышы, үткен күрән, камышсыман кушбашак өстенлек итә.

Умырткасызларның сирәк төрләреннән су чаяны бар. Күл бакалары, гади тузбаш, кыр үрдәкләре яши.

Ял итү урыны. ТР табигать истәлеге (1978).