250 гә якын төре билгеле, нигездә, Төньяк ярымшарда таралган.

Татарстан территориясендә 5 төре бар. Чәйнәлгән сарыбаш (C. praemorsa), Себер какычасы (C. sibirica), япмалы сарыбаш (C. tectorum) барлык районнарда очрый, саз какычасы (C. paludosa) һәм венгр сарыбашы (C. pannonica) – сирәк төрләр. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, карбонатлы тау битләрендә, болыннарда, сазлыкларда, юл буйларында үсә.

8-120 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры. Тамыр яны яфраклары бөтен, яфрак таралгысында, сабактагылары – кисек яки каурыйсыман-кисек. Чәчәкләре сары, кәрзиннәрдә урнашканнар. Җимеше – бүрекчәле орлыкча. Май ахыры – августта чәчәк ата. Җимешләре июль-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Декоратив үсемлек.

Халык медицинасында Себер сарыбашы һәм япмалы сарыбаш үләненең төнәтмәсе ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Саз какычасы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Себер какычасы