- РУС
- ТАТ
тел белгече, филология фәннәре кандидаты (1959)
1901 елның 30 октябре, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре — 1959 елның 17 мае, Мәскәү.
Оренбург шәһәрендә Татар халык мәгарифе институтын (1922), Халык мәгарифе практик институтын (1926) тәмамлый.
Троицкида татар мәктәбендә укытучы (1919–1920), Үзәк татар китапханәсе мөдире (1920), Оренбургта Кыргыз край совет партия мәктәбендә (1921–1922), Татар халык мәгарифе институтында китапханәче (1922–1923), татар мәктәпләрендә мөдир һәм укытучы (1923–1926) булып эшли.
1926 елдан Мәскәүдә: Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (1926–1930, 1933–1937) һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (1936–1938) татар теле укытучысы, СССР ФАнең Тел һәм язу институтында фәнни хезмәткәр (1939–1940).
1943 елдан Абакан шәһәрендә: педагогика институтында укытучы һәм хакас теле кафедрасы мөдире (1943–1946), Хакас тел, әдәбият һәм тарих фәнни–тикшеренү институтында сектор мөдире (1944–1946).
1946 елда Мәскәүгә кайта. 1946–1950 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгында инспектор-консультант, 1950–1959 елларда СССР ФАнең Тел белеме институтында фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре төрки телләрнең фонетикасы, морфологиясе һәм лексикасын чагыштырма өйрәнүгә карый. Нугай, татар, хакас, тува телләре буенча дәреслекләр, татар һәм хакас мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре авторы.
Вопросы изучения хакасского языка и его диалектов. Абакан, 1954 (автордаш);
Хакасский язык: Краткий очерк по фонетике. Абакан, 1956;
Тувинский язык: Очерк по фонетике. М.-Л., 1957;
Грамматика тувинского языка. Фонетика и морфология. М., 1961 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.