- РУС
- ТАТ
(«Казан»), айлык иҗтимагый-сәяси, тарихи-публицистик һәм әдәби-нәфис, рәсемле-бизәлешле журнал
Оештыручысы — «Татмедиа» ААҖ.
1993 елның октябреннән рус һәм татар телләрендә, ә 1998 елдан бары рус телендә генә нәшер ителә.
Баш мөхәррире – Ю.А. Балашов.
Төп эчтәлеге Казанның үткән һәм хәзерге мәдәни тормышына, Татарстан тарихына, әдәбиятына, музыкасына, театрына, сәнгатенә, архит-расына багышлана.
Күп кенә саннары тематик эчтәлекле, юбилей даталарына туры китереп басыла, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, шәһәрнең иҗади интеллегенциясенең күренекле вәкилләре хакында сөйли. Казанлылар һәм төбәктә яшәүчеләр хакында мемуар һәм очерклар урнаштырыла.
Журнал шәхси коллекцияләрдәге сирәк очрый торган фотосурәтләр, рәссамнар әсәрләре, репродукцияләре белән мул итеп бизәлә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.