Бөтенроссия мөселманнары советы органы. «Известия Временного центрального бюро российских мусульман» газетасының дәвамчысы.

1917 елның 23 июненнән 29 декабренә кадәр Петроградта рус телендә нәшер ителә, барлыгы 26 саны чыга. «Сельский вестник» газетасы басмаханәсендә басыла.

Мөхәррире – Ә.Цаликов.

Күпчелек мәкаләләрнең авторлары – Ә.Цаликов, У.Токымбаев, И.Шаһиәхмәтов. Вакытлы хөкүмәтнең мөселман халкына кагылышлы боерыклары, мөселман съездлары документлары, карарлары, өндәмәләре, Бөтенроссия мөселманнар советы башкарма комитеты утырышлары беркетмәләре, Петроградтагы яңа хакимият органнарына мөселманнар тарафыннан җибәрелгән телеграммалар һ.б. басыла. Илнең иҗтимагый-сәяси тормышы, халыкара сәясәт, Россиядәге мөселман халыклар тормышы вакыйгалары яктыртыла. Беренче Бөтенроссия мөселманнар съезды (Мәскәү, 1917, 1–11 май) карары басылганнан соң, газетада сугыш империалистик сугыш дип белдерелә. Аграр, дин-әхлак мәсьәләләренә, мөселман хәрби частьләре проблемаларына зур игътибар бирелә. Дәүләт (Мәскәү, 1917, 8–10 авг.) һәм Бөтенроссия демократик киңәшмәләрендә (Петроград, 1917, 14–22 сент.) мөселман вәкилләренең чыгышлары, Учредительләр җыенына кандидатлар исемлекләре басыла.

«Мөселман матбугаты фондына», «Мөселман тормышы хроникасы», «Бөтенроссия мөселманнар советы фондына» дигән рубрикаларда мөселман газета һәм журналларына күзәтүләр басыла, илдәге мөселманнар тарафыннан язылган хатларга урын бирелә. 1917 елның октябрь уртасыннан газетаны бушлай тарату туктатыла, край, губернасы, өяз, волость мөселман оешмаларына газетага язылырга тәкъдим ителә. Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгәч, газетада Гражданнар сугышы башлану һәм аңа мөселманнарны тарту турында борчылу белдерелгән материаллар күренә башлый. Анда Бөтенроссия мөселманнар советының төп максаты – Учредительләр җыенында мөселман вәкилләренең күпчелек урын алуларын тәэмин итү дигән фикер үткәрелә.

Бөтенроссия мөселманнар советы эшчәнлеге туктатылганнан соң, газета чыгарылмый, 1918 елның гыйнварыннан Совет хөкүмәте тарафыннан тыела.

Автор — С.М.Исхаков