Сапропельнең органик матдәләре аминокислота, гумин һәм башка кислоталардан тора, алар исә суда яшәүче организмнарның таркалу продуктлары, үсемлек калдыклары хисабына барлыкка киләләр; минераль өлеше — балчыксыл һәм комсу материалдан, макро- (кальций, магний һәм фосфатлар) һәм микроэлементлардан (марганец, бакыр, тимер һәм башкалар) тора.

Яңа вакытта тотып карауга майлы, яшькелт көрән төстә, кипкәннән соң каты.

Татарстан территориясендә сапропель турында беренче мәгълүматлар XIX йөз ахырына карый, бу вакытта җирле курортларда шифалы ләмнәр тикшерелә башлый.

Сапропельне систематик рәвештә өйрәнүләр 1930 еллардан торфны геологик-разведкалау эшләре белән бергә башлана.

XXI йөз башына сапропель ресурслары 16 млн т дан арта, 50 дән артык чыганак тикшерелә.

Сәнәгый запаслар (3 чыганак буенча) — 3,2 млн т дан артык, аеруча зур ятмалар — Чаллы шәһәре районында (Аккүл).

Сапропель органик ашлама, әче туфракларны известьләүдә химик мелиорант буларак, компост әзерләү, терлек һәм кош азыгы әзерләү өчен өстәмә минераль азык, ләм белән дәвалау һәм башкада кулланыла.