Евразиядә, Төньяк-көнбатыш Африкада таралган. Татарстан территориясендә Олы һәм Кече Чирмешән елгалары бассейнында (Нурлат һәм Әлки районнары) очрый. Күл, сазлык һәм акрын агымлы елгаларда яши.

Гәүдәсе кабарынкы арка (карапакс) һәм яссы корсак (пластрон) калканыннан торучы панцирь белән капланган. Панцирьның нигезен 23 см га кадәр озынлыктагы озынча түгәрәк формадагы тиречел сөяк тәшкил итә; төсе караңгы зәйтүнсыманнан коңгырт көрәнгә кадәр, аның фонында вак сары нокталар, таплар һәм сызыклар сибелгән. Койрыгы озын. Аяклары, башы һәм койрыгы кара, аларга саргылт (сирәк кенә алсу) бизәкләр сибелгән. Тәпиләрендә йөзү элпәләре бар.

Саз ташбакасы күбесенчә иртән һәм эңгер-меңгердә актив. Яхшы йөзә һәм чума, су астында озакка калырга мөмкин. Октябрьдә кышкы йокыга тала, апрель-майда уяна. Сулыклар төбендә кышлый. Парлашу суда да, коры җирдә дә бара. Арткы аяклары белән казыган чокырга ана зат 3-10 йомырка сала. Инкубация чоры 70-100 тәүлек. Җенси яктан яшәвенең 6-8 елында җитлегә. Бөҗәкләр, кысласыманнар, моллюсклар, бакалар, шулай ук суүсемнәр белән туклана.

Саз ташбакасының ояларын еш кына төлке, кама, каргалар туздыра.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.