Эчтәлек

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында 2002 елда Ф.З.Кадыйрова, Л.Р.Кадыйрова, И.Ю.Никифорова, Н.А.Бойцова тарафыннан чыгарыла.

Уртача иртә өлгерешле сорт, вегетация чоры 66–67 көн. Бер вакытта өлгерүе һәм корылыкка чыдамлыгы белән аерыла. Үсемлек уртача биеклектә, тармакланган үрентеле, юан һәм нык сабаклы. Орлыгы эре, түгәрәк формада, соры-коңгырт төстә; 1000 данәнең авырлыгы 33–35 г.

2005 елда Урта Идел төбәгендә чәчәргә рөхсәт ителгән Дәүләт сортлар реестрына кертелгән.

Әдәбият     

Каталог научно-технической продукции. К., 2005.