Биографиясе

1930 елның 13 сентябре, Апас районы Кормаш авылы — 2020 елның 10 июле.

1954 елда пресслаучылар курсын тәмамлый. 1955–1989 елларда «Элекон» ФҖБдә эшли: пресслаучы, пластмасса эшләнмәләрне эшкәртүче, контролёр.

Бүләкләре

Герой исеме җидееллык планны (1959–1965) үтәүгә зур өлеш керткәне һәм яңа техника үзләштергәне өчен бирелә. Заводта, беренчеләрдән булып, «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме ала.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Завод музеенда Маликовага бюст куелган.

Әдәбият          

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.