Гомуми мәгълүмат

Көнбатыш Себердә, Себер федераль округы составында урнашкан. 1943 елда оештырыла. Мәйданы – 95,5 мең кв.км. Үзәге – Кемерово шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 2987 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 2717627 кеше (2016 ел). Татарлар – 2010 елда 40229 кеше.

Татарлар, башлыча, Прокопьевск (7412), Кемерово (6731), Новокузнецк (4926), Анжеро-Судженск (3258), Юрга (1925), Междуреченск (1558), шәһәрләрендә, Юрга районының Олы Ылыс, Кышлау (Зимник), Сарсаз авылларында, Логовой поселогында; Мариинск районының Тундинка, Куркули һәм Туйлы авылларында; Тисуль районының Таловка поселогында, Серебряково авылында; Ижморский районының Нижегородка һәм Тёплая Речка авылларында; Кемерово районының Силкино, Яя, Назаровка, Яшкино авылларында яшиләр.

Территориясенә татарларның күчеп утыруы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары өлкә территориясенә XVIII йөздә күчеп утыра башлыйлар, Столыпин аграр реформасы чорында, 1920–1960 еллардагы Урта Идел буендагы ачлык, коллективлаштыру, репрессияләр, сәнәгать предприятиеләре төзү чорында актив дәвам итәләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта Кемерево өлкәсендә Татар мәдәнияте үзәкләре, татарларның җирле милли-мәдәни автономияләре һәм башка татар милли иҗтимагый оешмалары Белово, Березовский, Кемерево, Новокузнецк, Осинники, Прокопьевск шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Ижморский поселогында, Тисуль районының Серебряково, Мариинск районының Туйлы авылларында эшли.

2015 елда өлкә милли-мәдәни автономиясе оештырыла (рәисе – И.Г.Галиев). Эшчәнлегенең төп юнәлеше – үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыру, тарих, туган телне өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне торгызу, милли бәйрәмнәр үткәрү.

«Дуслык» халык вокаль-хореография ансамбле (Кемерово шәһәре), «Рәхим итегез, дуслар» халык татар коллективы һәм «Бәхет» балалар вокаль студиясе (Анжеро-Судженск шәһәре), «Яралыш» татар һәвәскәрләр берләшмәсе (2008 елдан, Белово шәһәре), «Чулпан» татар җыры ансамбле (2006 елдан, Киселевск шәһәре), «Сандугач» татар милли мәдәнияте иҗади коллективы (2009 елдан, Междуреченск шәһәре), «Дуслар» вокаль ансамбле (2006 елдан) һәм «Әпипә» бию ансамбле (2008 елдан, Тяжинский районының Новоподзорново авылы), «Ләйсән» ансамбле (Прокопьевск шәһәре), «Раушания» татар милли ансамбле (2006 елдан, Тисуль районының Серебряково авылы), «Яшьлек» фольклор ансамбле (Тёплая Речка авылы),«Дуслык» татар җыр ансамбле (Юрга шәһәре) һ.б. эшли.

Ел саен өлкәдә һәм 25 муниципаль берәмлектә Сабан туе үткәрелә. Теплая Речка авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (1928 елдан), Кемерево (ике мәктәптә), Прокопьевск шәһәрләрендәге якшәмбе мәктәпләрендә; Кышлау (Зимник) мәктәбендә 1–7 сыйныфлар өчен «Татар халкы теле һәм мәдәнияте» курсы кертелә.

2008 елдан 20 якын дини оешманы берләштергән өлкә Мөселман диния нәзарәте эшли.

2003 елда Кемерево өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куела.

Күренекле кешеләре

Өлкәдә туып-үскән кешеләр арасында:Социалистик Хезмәт Герое Н.А.Демухаметов (Мариинск шәһәре), генерал-майор Р.Г.Кәлимуллин (Белово шәһәре), химия фәннәре докторы Ш.К.Латыйпов (Осинники шәһәре), скульптор М.М.Гасыймов (Ленинск-Кузнецкий шәһәре).

Советлар Союзы Герое Х.Н.Мөхәммәдиев, Социалистик Хезмәт Геройлары Г.Г.Идрисов, Ф.Тәхәвиев, СССР Дәүләт бүләге лауреаты Г.Т.Фазалов тормышы һәм эшчәнлеге Кемерево өлкәсе белән бәйле.