Биографиясе

1910 елның 22 сентябре, Царицын шәһәре – 2004 елның 7 июле, Казан.

Ставрополь педагогика училищесен («башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча, 1930 ел), Татар опера һәм балет театры каршындагы балет студиясенең уку-производство төркемен тәмамлый (1940 ел).

Казанда Эшче яшьләр театры (1931–1933 еллар), Г.Камал исемендәге Татар академия театры (1933–1937 еллар), Татар филармониясе (1937–1939 еллар) бию төркемнәре артисты.

1939–1962 елларда Татар опера һәм балет театрында балет солисты.

1962–1965 елларда әлеге театр каршындагы хореография студиясендә производство практикасы буенча педагог.

1965–1987 елларда Казан театр училищесендә бию дәресләре укыта.

Иҗаты

Сөембикә («Шүрәле», Ф.Яруллин, 1945 ел) һәм Зөһрә (шул исемле балет, Н.Җиһанов, 1946 ел) рольләрен беренче башкаручы.

Хореографик партияләре арасында – Жизель (шул исемле балет, А.Адан), Сванильда («Коппелия», Л.Делиб), Мерседес («Дон-Кихот», Л.Минкус), Эсмеральда (шул исемле балет, Ц.Пуни), Одетта-Одиллия («Аккош күле», П.Чайковский), Тао-Хоа («Кызыл мәк», Р.Глиэр), Зарема («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Су анасы («Алтын тарак», Ә.Бакиров) һәм башкалар бар.

А.Ф.Гацулина Татар опера һәм балет театры балериналары арасында беренче булып ТАССРның атказанган артисты исеменә лаек була.

Ачык, көчле артистлык таланты, тырышлыгы белән таныла.

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша (1957 ел).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Нарыков А. Анна Гацулина. Казань, 1957.

Автор – В.Н.Горшков