СССР башкаласында ТАССРның мәдәни казанышларын беренче тапкыр күрсәтү бәйрәме.

Декадада Татар академия театры, Татар опера һәм балет театры, Казан Зур драма театры, Минзәлә татар драма театры, Татар филармониясе коллективлары, иҗади берлекләр — язучылар, композиторлар, рәссамнар; 300 дән артык үзешчән артист катнаша.

Республиканың театр коллективлары тарафыннан К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге, Кече, Үзәк балалар, Ленин комсомолы исемендәге Мәскәү театрлары сәхнәләрендә 50 ләп спектакль, шул исәптән Н.Җиһановның «Алтынчәч», Х.Вәлиуллинның «Самат» опералары, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты (Татар опера һәм балет театры); Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», М.Әмирнең «Миңлекамал», Н.Исәнбәтнең «Зифа», «Хуҗа Насретдин», У.Шекспирның «Король лир» (Татар академия театры); А.К.Толстойның «Фёдор патша», М.Горькийның «Карт», А.Н.Афиногеновның «Үз балаларының әнисе», Р.Ишморатның «Үлемсез җыр», М.Н.Елизарованың «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» (Казан Зур драма театры); М.Фәйзинең «Галиябану», Ю.Әминевнең «Язылмаган законнар» (Минзәлә татар драма театры) әсәрләре буенча спектакльләр куела.

П.И.Чайковский исемендәге Концертлар залында Татар филармониясенең җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый (кара Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле).

Союзлар йортының Колонналы залында Татарстан язучыларының чыгышлары була.

СССР Сәнгать академиясе залларында ТАССР сынлы сәнгать әсәрләре күргәзмәләре оештырыла.

Башкаланың мәдәни җәмәгатьчелеге тарафыннан республика язучылары, рәссамнары һәм театр коллективлары иҗатына карата фикер алышулар уздырыла.

Декаданың Зур театрда узган йомгаклау концертында СССРның партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, Мәскәүдәге илчелек һәм дипломатия башлыклары була.

Автор И.И.Илялова