1991 елга кадәр Татар филармониясе составына керә.

Коллектив эшчәнлегенең төп максаты – милли вокаль һәм хореография сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү. Ансамбль иҗатының нигезендә – татар халкының фольклор мирасын сәхнә югарылыгына җиткерү.

1930–1950 еллар

Сибелә чәчәк

Татар халык җыры. М. Мозаффаров эшкәртмәсе. Солист З.Әхтәмова. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Беренче сәнгать җитәкчесе – З.Әхмәтова.

Ансамбльнең иҗади йөзен формалаштыруга композитор һәм фольклорчы А.Ключарёв, балетмейстерлар Ф.Гаскәров, Г.Таһиров зур өлеш кертә.

Оешкан вакытта ансамбль составында 16 хор артисты, алар арасында А.Бормусов (сәнгать җитәкчесе), И.Грекулов (хормейстер), А.Миндубаев, В.Шакиров була.

1938 елда 6 кешедән торган бию төркеме оеша (балетмейстер Ю.Муко).

Ансамбльнең беренче концерты 1938 елның 30 апрелендә була.

Беренче гастрольләре 1939 елның җәендә Кавказ арты республикаларында уза.

Сугышка кадәрге репертуарын татар халык җырлары эшкәртмәләре, татар композиторлары җырлары, рус халык җырлары һәм совет композиторларының татар телендәге җырлары; төрле халыкларның биюләре тәшкил итә. Коллектив белән композиторлар В.Виноградов, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һ.б. хезмәттәшлек итә.

Бөек Ватан сугышы елларында ансамбль труппасы, концерт бригадаларына бүленеп, фронт һәм фронт алды зонасы сугышчыларына, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә йөзләгән тамаша күрсәтә.

1940 елның икенче яртысы – 1950 елларда коллективның гастроль чыгышлар географиясе киңәя: Урта Азия, Казакъстан, Урал һәм Себер шәһәрләре, Украина, Молдавия һ.б.

Вокаль репертуар А.Ключарёв («Әллүки», «Кара урман»), Җ.Фәйзи («Рәйхан»), М.Латыйпов («Казан сөлгесе», «Ай, былбылым»), М.Мозаффаров («Сибелә чәчәк»; Г.Тукай шигырьләренә «Зиләйлүк» һәм «Тәфтиләү») эшкәртүләрендәге татар халык җырлары белән тулылана. Авторлы әсәрләр арасында С.Габәшинең «Кәккүк» (Ә.Ерикәй шигыре), С.Сәйдәшевнең «Бибисара» һәм «Дуслык җыры» (Ә.Ерикәй шигырьләре), А.Ключарёвның «Идел дулкыннары» (М.Хөсәен шигыре), З.Хәбибуллинның «Бормалы су» (Н.Исәнбәт шигыре), М.Мозаффаровның «Казан турында җыр» (Х.Вахит шигыре) һ.б. җырлар бар.

Хореография репертуары фольклор нигезендә төзелә. «Су буенда», «Басмада бию», «Җизнәкәй» (балетмейстер Ф.Гаскәров), «Мәдрәсәдә булган хәл», «Батраклар», «Көтүче һәм сыер савучы» (балетмейстер Г.Таһиров), «Гармуннар белән бию», «Дуслык» сюитасы (балетмейстер А.Янкин), «Әпипә», «Егетләр» (балетмейстер Ә.Кәлимуллин) һ.б. сюжетлы бию композицияләре эшләнә.

1960–1990 еллар

Ай былбылым

Татар халык җыры. Хор өчен Р.Гобәйдуллин эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

1960–1990 елларда ансамбль Татарстан композиторлары белән актив хезмәттәшлеген дәвам итә. Татар халык көйләренең яңа эшкәртмәләре һәм автор җырлары, бию постановкалары барлыкка килә; вокаль-хореография композицияләре һәм тематик концерт программалары оештырыла: «Аулак өй», «Сабантуй» (композитор А.Ключарёв, балетмейстер Ф.Гаскәров), «Гөлләрем», «Казан кунаклары» (композитор З.Хәбибуллин, балетмейстер Г.Таһиров), «Сарман хороводы» (композитор Ә.Абдуллин, балетмейстер Г.Таһиров).

1980–1990 елларда ансамбль репертуары яңа программалар белән тулылана. Л.Кустабаева җитәкчелегендә сәхнәләштерелгән «Сабантуй», «Ватаным минем», «Безнең мирас», «Раушан көзге», «Урал моңнары», «Сәйдәшем», «Каз өмәсе», «Төрки дөнья», «Корбан бәйрәме», «Шәрекъ клубы», «Йолдызлар сүнми», «Әрни әле, әрни ул яра», «Чишмә», «Рамазан» һ.б. вокаль-хореография күренешләре, А.Хәмитов җитәкчелегендә «Казан турында риваять» («Сказание о Казани»), «Истанбул турында хыяллар» («Грёзы Станбула»), «Җиде энҗе», «Кызыл ромашка» программалары гамәлгә ашырыла.

Төрле елларда ансамбльдә:

  • хормейстерлар А.Бормусов, И.Грекулов, А.Мусина, С.Саттарова, Җ.Котдусов;
  • балетмейстерлар Ф.Гаскәров, Г.Таһиров, Ә.Кәлимуллин, А.Янкин, Ә.Нарыйков;
  • җырчылар Р.Тимерханова, Г.Гафиятуллина, Ә.Авзалова, С.Йосыпов, Т.Якупов, З.Әхтәмова, Н.Василова, Ш.Әхмәтҗанов, М.Садыйков, А.Туишева;
  • биючеләр Ф.Абдуллина, А.Бирючевский, М.Гатиятуллин, Ф.Гыймадиев, Ә.Кретова, Р.Габдрахманов, Р.Мостафина, Ф.Фәйзуллин, Т.Латыйфуллин, В.Кузнецов, А.Хәмитов, Л.Хәмитова һ.б. эшли.

Ансамбльнең бүгенгесе

Рәйхан

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

2018 елда труппа составында – 27 хор төркеме артисты, шулар арасында 19 солист; 29 биючеләр төркеме артисты; 16 оркестр музыканты.

Сәнгать җитәкчесе – А.Хәмитов, баш балетмейстер – Р.Гарипова, баш хормейстер – Н.Гәрәев, баш дирижер – Р.Мостафин.

Ансамбль Төньяк Корея (1958), Кытай (1960), Монголия (1966), Тунис (1977), Италия һәм Мальта (1978), Нигерия, Сенегал, Бенин (1979), ГДР (1980), Чехословакия (1981), Япония (1987), Йәмән (1988), ГФР һәм Финляндия (1989), Төркия (1991, 1993), Франциягә (1996) гастрольләр белән бара.

Бүләкләре

Галиябану

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов һәм А.Туишева башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

1939 елда (2 нче урын), 1945 елда (1 нче урын), 1986 елда (1 нче урын) – бөтенроссия, 1977 елда (Карфаген, Тунис, 1 нче урын) – халыкара һ.б. смотр, конкурс, фестивальләр лауреаты.

ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт премиясенә ия була (1960).

Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә (1988).

Ансамбльнең сәнгать җитәкчеләре

Сәрбиназ

Халык музыкасы, Ә.Ерикәй сүзләре. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

З.Әхмәтова (1938–1959),

Җ.Айдаров (1959–1965),

Ә.Абдуллин (1967–1968),

А.Ключарёв (1939, 1968–1970),

Г.Скалозубов (1974–1978),

Л.Кустабаева (1978–2002),

А.Хәмитов (2005 елдан).

Әдәбият

Зәйнашева Г. Чын безнеңчә матур, милли... // Казан утлары. 1993. № 11.

Ансамбль песни и пляски Советской Татарии // Советская музыка. 1950. № 12.

Щербакова Р. Обогащая традиции // Коммунист Татарии. 1990. № 2.

Алмазова А. В песне и танце – душа народа // Татарстан. 1990. № 1.

Автор – В.Н.Горшков