Туйма елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 25,6 км, бассейнының мәйданы 101,9 км2. Елга башы Алабуга районының Разживино авылы (кеше яшәми торган) янында, тамагы Менделеев районының Тихоново авылыннан 2,5 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 4%.

Көреннең 0,1 дән алып 2,5 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3,1-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 148 мм, ташу агымы катламы 117 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Көрен бассейнында суның гомуми күләме 3,2 млн мбулган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.