Бозылуны, нигездә, микроорганизмнар эшчәнлеге, шулай ук азык составына керүче кайбер ферментларның активлыгы китереп чыгара. Шуңа күрә терлек азыгын консервлауның барлык ысуллары терлек азыгының сыйфатын киметергә яки бозарга сәләтле микроорганизмнарны юк итүгә, ферментларны бетерүгә яки аларның активлыгы өчен уңайсыз шартлар тудыруга китерә. Терлек азыгын консервлауның төп ысуллары – киптерү, әчетү (силослау), стерилизацияләү, химик консервантлар (пропилен, кырмыска, серкә, бензин кислоталары һәм аларның катнашмалары, натрий пиросульфаты) белән эшкәртү. Киптергән вакытта терлек азыгындагы су парга әйләнә, шуның нәтиҗәсендә коры матдәләр концентрациясе арта. Киптерү (табигый һәм ясалма) печән, сенаж, үлән, печән оны әзерләгәндә кулланыла. Әчеткәндә сусыл үсемлек азыгы составына керүче микроорганизмнар углеводлардан сөт кислотасы барлыкка китерә, ул 0,7 % тан артык концентрациядә консервлаучы гамәлгә ия. Кайчагында әчетү өчен бактерияләрнең чиста культуралары кулланыла, әмма ешрак әчетү азыкның үз микрофлорасы хисабына башкарыла. Химик препаратларның консервлаучы йогынтысы микрофлораны үстерү мөмкинлеген бетерүче яки чикләүче водород ионнары концентрациясен булдыруга нигезләнә. Химик препаратлар яшел азык консервлау өчен кулланыла. Силослау һәм химик консервлау, һава керү мөмкинлеген булдырмас өчен, терлек азыгын герметизацияләү белән алып барыла. Силослауда «Нива Татарстана» фәнни-җитештерү берләшмәсе һәм Казан технология университеты галимнәре тарафыннан эшләнгән консервант-баеткыч кулланыла.

Автор – И.Н.Афанасьев