Эчтәлек

Зәмзәм суының төрле үзлекләргә – авырулардан сихәтләндерү, ачлыкны басу һәм башка сыйфатларга ия булуын икърар итәләр. Мәетне Зәмзәм суында юылган кәфенгә төреп җирләү аеруча дианәтле гамәлдән санала.

Мәгълүм фаразлар буенча, бу чишмә җир асты юллары аша дөньядагы барлык атаклы мәчетләрнең коелары белән тоташкан.

Мөселман риваятьләре аның сихәтлелеген сабый чагында чүлдә әнисе Һаҗәр белән эсседән җәфа чиккән Исмәгыйльнең аяк баскан урынында агып чыгуыннан күрә. Соңрак Зәмзәм ташландык хәлдә кала һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең бабасы Габделмоталлиб аны яңадан ача.

Пәйгамбәр һәм тәкъва хәлифәләр яшәгән чорда Зәмзәм чишмәсенең могҗизалы көченә ышану Өммия хәлифәләр (Өммәвиләр) идарә иткән елларда (661–750 еллар) кими башлый. Алар дәверендә (мәсәлән, Габделмалик хәлифә заманында, 685–705 еллар) Сабир тавы янындагы башка чишмә суыннан файдаланалар. Әлеге яңалыкка күпчелек мөселманнар дошманлык белән карый.

759 елда Габбасыйлар хәлифәсе әс-Сәффах боерыгы белән Зәмзәм чишмәсенең статусы кабат торгызыла.

Зәмзәм чишмәсенең суы белән юыну һәм аның суын эчү – Мәккәгә хаҗ һәм гомрә (кече хаҗ) кылырга килгән мөселман хаҗилар үтәргә тиешле йолаларның мөһим өлеше булып тора, әмма әлеге гореф-гадәт мөстәкыйль мәгънәгә ия түгел.

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. Москва, 1991.