Татарстан Республикасының хәзерге Кайбыч районы территориясендә, Колаңгы тимер юл станциясеннән – 10 км, Борындык пристаненнан 17 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Кайбыч районы Кобзево авыл советы, 1948 елдан –Симәки авыл советы, 1963 елның 1нче февраленнан – Буа районы Олы Кайбыч авыл советы, 1963 елның 4 нче мартыннан Апас районы Олы Кайбыч авыл советы составында. Халык саны – 437 кеше (1930 ел, руслар), 114 кеше (1949 ел, руслар), 29 кеше (1963 ел, руслар).

1980 елларда юкка чыга.