Татар телендә инверсия хис-тойгылы сөйләмдә, аеруча шигъри сөйләмдә кулланыла, бу исә шигырьнең үлчәме, ритмикасы һәм рифмасы таләпләренә бәйле. Мәсәлән:

Ирек алып бирдең син илгә.

Бу ирлегең үлмәс гомергә (М.Җәлил).

Гадәти проза җөмләсендә бу сүзләр түбәндәге тәртиптә урнашкан булыр иде:

Син илгә ирек алып бирдéң.

Бу (синең) ирлегең гомергә үлмәс.

Еш кына инверсия җөмләдә әһәмиятле сүзне логик яктан аерып, аңа басым ясап күрсәтү өчен кулланыла, мәсәлән:

Алсу быел күргәзмәгә бара.

Алсу күргәзмәгә быел бара.

Күргәзмәгә быел Алсу бара.