Биографиясе

1945 елның 1 гыйнвары, Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәре — 2006 елның 25 феврале, Казан.

Томск университетын тәмамлый (1967), Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли: лаборатория, бүлек башлыгы, баш конструктор, 1998 елдан директор урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эчке баллистикага һәм махсус эшләнмәләр конструкцияләүгә карый. Щипачёв җимерелүче сүрүләрдә ялкынландыргыч җайланмаларны проектлау методикасын эшли. Югары энергетикалы дары кулланылган хәлдә атышның закончалыклы процессын тәэмин итү өчен камера эче механизмнарын тикшерә.

200 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Уйлап табуга 64 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.