И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Әлфия Авзалова. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1933 елның 15 гыйнвары, Башкортстан АССРның Калтасы районы, Кабан авылы – 2017 елныэ 15 июне, Казан.

Ә.А.Авзалова профессиональ сәхнәгә үзешчән сәнгатьтән килә. Аның иҗади үсешенә А.Ключарёв, З.Әхмәтова, Р.Тимерханова йогынты ясый.

1957 елдан Ә.А.Авзалова – Татар филармониясе артисткасы.

ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында ясаган чыгышлары җырчыга беренче уңышлар алып килә (1957).

Иҗаты

Халык вокаль традицияләренең хәзерге эстрадага хас үзенчәлекләр белән бергә кушылуы, милли аһәңнәрнең байлыгы, эмоциональлек һәм ихласлык, тавышының матурлыгы һәм яңгырашы Ә.А.Авзалова стиленең нигезен тәшкил итә.

Ә.А.Авзалова – татар халык җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе. «Шахта», «Гөлҗамал», «Өй артында шомыртым», «Сарман», «Минзәлә», «Казан сөлгесе», «Зөләйха», «Шәл бәйләдем», «Актаныш басмалары» кебек татар халык җырларын; татар композиторлары Ф.Латыйпов, С.Садыйкова, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәдиев, Л.Айтуганов, В.Әхмәтшин, З.Гыйбадуллин, М.Имашев һ.б.ның әсәрләрен башкара.

Аның репертуарында башкорт, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан һ.б. халыклар җырлары да бар.

Ә.А.Авзалова репертуарын дөнья халыклары (һинд, гарәп, фарсы һ.б.) җырлары белән баета.

Радио, телевидениедән чыгышлар ясый. Мәскәү, Уфа, Ташкент, Себер шәһәрләрендә, Ерак Көнчыгышта гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Ә.А.Авзалова – эстрада артистларының бөтенроссия конкурсы (Мәскәү, 1961); Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Үзем турында: җыр, сәхнә – минем тормышым, язмышым. Казан, 1995.

Әдәбият

Зәйнашева Г. Кәккүк // Казан утлары. 1970. №3.

Юсупова Р. Күктә йолдызлар атыла // Азат хатын. 1988. №5.

Семёнов Г. Татарский соловей // Театральная жизнь. 1964. № 62.

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор –Ф.Ш.Салитова