- РУС
- ТАТ
Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Үтәк авылы (хәзер БАССРның Гафури районы)
Якынча 1890 елда Үтәк авылындагы җамигъ мәчет каршында имам-хатип Үтәки тарафыннан нигезләнә.
Үтәк мәдрәсәсендә укыту яңа алым белән алып барыла, башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, анда авыл хуҗалыгы фәннәре, 1912 елдан рус теле укытыла.
Бер үк вакытта 200 дән артык шәкерт укый; Казан сәүдәгәрләре М.М.Галикәев (кара Галикәевләр) һәм М.Усманов акчасына 7 таш бинадан комплекс төзелә.
Үтәки үлгәнче эшли (1921).
Шәкертләре арасында — Ә.Ә.Вәлиди (Үтәкинең оныгы), Г.Гомәри.
Сулейманова Л.Ш. Исламские учебные заведения в крае в начале XX века // Медресе Южного Урала: история и современность: Хрестоматия. Уфа, 2010.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.