Биографиясе

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Илдар Ханов. 2024

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1940 елның 3 ноябре, Иске Аракчино поселогы — 2013 елның 9 феврале, Мәскәү, Казанда җирләнә.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1960), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтын (1968) тәмамлый.

1995 елдан Казанда.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968).

Иҗаты

И.М.Ханов. «Зодиак циклыннан Прометей». 1998 ел

Киндер. Майлы буяу

Иҗаты күпкырлы, монументаль сәнгатьтә әйдәп баручы осталарның берсе. Күпләгән картиналар, Казандагы һәм ТРның башка шәһәрләр һәм районнарындагы скульптура композицияләре авторы.

Хановның башлангыч чор иҗатына глобаль, масштаблы темаларга омтылу хас. Модерн агымнар, «кырыс стиль» белән кызыксыну ХХ йөз Мексика сәнгате традицияләре рухында (аеруча рәссам Д.Сикейрос) үзенчәлекле чагылыш таба — «Татар эшчесен җирләү» (1962), «Ленин подпольеда», «Ленин һәм революция» (икесе дә — 1963).

1970 еллардан Хановның Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа сәнгате (кубистлар, Ф.Леже), татар мифологиясе традицияләрен үзенә туплаган авангардизм стиле формалаша. Символлар файдаланп кискен деформацияләнгән пропорцияле, куе буяулы образлар иҗат итә — «Гасыр тууы», «Аваз», «Кешелек учагы», «Апокалипсис» (1963–1968). Символик образларның фәлсәфи мәгънәләре аеруча скульптура композицияләрендә күренә. «Ватан-ана» һәйкәлләрендә (1975, арх. Р.С.Насыйров) формалар һәм сызыклар тыгызлыгы халыкның патриотик хисләрен чагылдыра. Чаллы шәһәрендә куелган монументаль-декоратив композицияләрдә галәм гармониясен эзләү аллегорик формада бирелә («Регби», 1980; «Гармония», «Эволюция», «Уяну», «Кара-каршы», барысы да — 1982; «Тормыш агачы», 1988; «Энергия», 1988).

Милли тема Хановның «Шигърият агачы» скульптура композициясендә (Арча районы Яңа Кырлай авылы, 1986) аеруча ачык чагылыш таба. Отышлы пластик чишелеш нәтиҗәсендә смальта файдаланып тимер-бетоннан (яраткан материалы) эшләнгән скульптура композицияләре бик җиңел күренә.

Хановның эшләре архитектура һәм әйләнә-тирә белән бәйләнгән. Иске Аракчинода ул төзегән Галәм гыйбадәтханәсе (Барлык диннәр гыйбадәтханәсе) — архитектура һәм декоратив сәнгатьнең уникаль симбиозы.

Шәхси күргәзмәләре 1993, 2011 (Чаллы шәһәре), 1994, 2010 (Казан), 2011 елларда (Алабуга шәһәре) уздырыла.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чаллы шәһәре Тарих музеенда саклана.

Хановның иҗат эшчәнлеге турында төшерелгән документаль фильмнар: «Илдар Ханов турында сүз» (режиссёр Ю.Манусовның шәхси студиясе, Чаллы шәһәре, 1994), «Галәм рәссамы» (режиссёр Э.Үтәгәнов, Казан кинохроника студиясе, 2000), «Илдар Ханов һәм аның күңел гыйбадәтханәсе» (режиссёр Ю.Захаров, Санкт-Петербург, Леннаучфильм, 2006), «Илдар Ханов — Яктылык Җыры» (режиссёр Л.Усова, мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык, М., 2007), «Илдар Хановның Галәм гыйбадәтханәсе» (режиссёр Е.Петровская, М., Центрнаучфильм-Анима, 2009).

И.М.Ханов. «Шигърият агачы» скульптура композициясе. 1986 ел

Бетон, смальта. Арча районының Яңа Кырлай авылы

Бүләкләре

И.М.Ханов. «Ату» рельефы. 1974 ел

Бетон. Казанның Горький исем. үзәк мәдәният һәм ял паркы

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2010), БМО оешмасы каршындагы Бөтендөнья Тынычлык Федерациясенең «Тынычлык илчесе» мактаулы исеменә лаек була (2010).

Әдәбият

Валеева Д.К. Говорящий с космосом // Искусство Татарстана (ХХ век). К., 1999; 

Султанова Р.Р. «Древо жизни» Ильдара Ханова. К., 2000; 

Нигматуллина Ю.Г. Мир глазами Ильдара Ханова // Казань. 2008. № 7.

Автор — Р.Р.Солтанова